“Тын ау”: ял да, файда да
611
0
0
Соңгы арада яуган туктаусыз яңгырлардан соң гөмбәләр, иркен сулыш алып, үлән, яфрак арасыннан баш калкытты. Шуны гына көтеп торгандай, урман буйларын машиналар, җәяүлеләр сырып алды. - Гөмбәне мәктәп елларыннан бирле җыям, - дип бүлешә "Менделеевсказот" ҖЧҖнең биологик чистарту корылмалары цехы операторы Зөһрә Гайнанова. - Мин Камайда яшәдем, ә андагы урманнар...
Соңгы арада яуган туктаусыз яңгырлардан соң гөмбәләр, иркен сулыш алып, үлән, яфрак арасыннан баш калкытты. Шуны гына көтеп торгандай, урман буйларын машиналар, җәяүлеләр сырып алды.
- Гөмбәне мәктәп елларыннан бирле җыям, - дип бүлешә "Менделеевсказот" ҖЧҖнең биологик чистарту корылмалары цехы операторы Зөһрә Гайнанова. - Мин Камайда яшәдем, ә андагы урманнар гөмбәгә бай, шуңа күрә кайсында ниндие үскәнен кечкенәдән беләм. Җирән гөмбәне кышка җитәрлек әзерләдем. Хәзер агач төбендә үсүче баллы гөмбә (пеньковые опята) күп, шуны җыям, тозлыйм, икра ясыйм. Бер рецепт та тәкъдим итәм: баллы гөмбәне яхшылап юарга, суда 40 минут кайнатырга. Салкын суда чайкатып, маринадка салып кайнатырга. Маринад: 1 литр суга 8 аш кашыгы 9% лы аш серкәсе, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 1 лавр яфрагы, 4әр түгәрәк кара һәм ачы борыч, 3 канәфер. Маринадта гөмбәләрне 15-20 минут кайнатып, стериль банкаларга тутырырга.
Медиклар гөмбәне сирәк кулланырга киңәш итә. Составындагы аксым күләме буенча ит белән бертигез дәрәҗәдә йөрсә дә, гөмбә организм тарафыннан авыррак үзләштерелә. Ашказаны асты бизе, бавыр авыруларыннан интегүчеләргә аннан бөтенләй тыелырга кирәк. Шулай ук балаларга ашатмагыз.
Гөмбә җыюга җитди карау зарур. Ашарга яраклылары белән беррәттән агулылары да үсәргә мөмкин икәнен онытырга ярамый. Роспотребнадзор статистикасы буенча, сезон башланганнан бирле гөмбәдән 14 кеше агуланган, Менделеевскида бер очрак теркәлгән.
- Гөмбә белән агулану билгеләре башка агуланудан аерылмый диярлек. Шуңа күрә беренче ярдәм чаралары да охшаш: иң элек ашказанын юдырту. Аннан зыян күрүчегә чәй эчереп, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, - диде баш табибның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Дамира Кашапова.
Гөмбә җыюда тәҗрибәгез һәм белемегез җитәрлек икән, "тын ау" сезнең өчен ял да, файда да булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6200
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14700
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18600
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19900
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16300
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14500
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.17200
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.18300
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.15400
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.16900
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14700
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6200
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84