Тыныч илем сугыш күрмәсен
Президент программасы буенча фатир алып, күптән түгел күршебезгә сугыш һәм тыл ветераннары Нургалиевлар килеп урнашты. Тугызынчы дистәләрен тутырып килгән Алмагый ага, Рәйсә әби белән танышу күңелдә матур хисләр калдырды. Утны-суны кичкән, кайгы-хәсрәтләр кичергән ветераннар якты йөзле, җор сүзле, тормыш сөючән булулары белән сокландыра. Алар тирә-юньдәгеләргә ихлас, матур теләкләрен кызганмый өләшәләр....
Президент программасы буенча фатир алып, күптән түгел күршебезгә сугыш һәм тыл ветераннары Нургалиевлар килеп урнашты.
Тугызынчы дистәләрен тутырып килгән Алмагый ага, Рәйсә әби белән танышу күңелдә матур хисләр калдырды. Утны-суны кичкән, кайгы-хәсрәтләр кичергән ветераннар якты йөзле, җор сүзле, тормыш сөючән булулары белән сокландыра. Алар тирә-юньдәгеләргә ихлас, матур теләкләрен кызганмый өләшәләр.
- Без Башкортстаннан, әбием соңгы вакытта еш хасталана, булдырганча тәрбияләдем, әмма балалар кадер-хөрмәте башка шул. Монда кызыбыз Флүсә яши, оныкларыбыз безне сабыйдай иркәлиләр. Тик менә шәһәр тормышына ияреп китеп булырмы? Безнең тамырлар туган як җиренә нык береккән. Җиңү бәйрәмен дә авылда уздырырга ниятлим, - дип фикерләре белән бүлешә Алмагый ага.
Унҗиде яше тулу белән Алмагый Нургалиевны фронтка алалар. Ул сугышка керер алдынан шофер-механик һөнәрен үзләштерә. Яшь танкчы япон сугышында сынала. Солдатның фронт юлы бик озакка сузыла. А.Нургалиев өчен ул 1951 елда гына тәмамлана. Түшенә Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, "Японияне җиңгән өчен" медале тагып кайткан батыр танкчы хуҗалыкта алтын бәясенә тора. Солдат шинелен салу белән, җиң сызганып эшкә җигелә. Тракторчы күп еллар туган ягы кырларында буразналар сыза.
Язмыш аны чит җирләрдә дә йөртә. Әмма Алмагый су коенып үскән елга буйларын, тугай-кырларын сагына. Кырык елдан артык хезмәт стажы туплаган яшь йөрәкле бабай һаман да хәрәкәттә. Көннәр җылыну, җир кибү белән кызының бакчасына да барып кайткан. "Кул кушырып утырмадык, мал-туар тоттык, бакча үстердек, йорт тирәсе кешечә булсын дип тырыштык. Тормыш иптәшем белән кызларыбыз Флүсәне, Фәнүзәне тәүфыйклы, илгә-көнгә лаеклы итеп тәрбияләп үстердек, биш оныгыбыз, ике оныкчыгыбыз бар," - диләр Нургалиевлар.
Алмагый ага ямьле табигатьле су буйларында балык тотарга яратуы һәм Аллаһы Тәгаләнең күргән-кичергәнен шигырь юлларына салу сәләте бирүе турында да бәян кылды. Газета укучыларга да иҗат җимешләренең берсен тәкъдим итәбез.
Сагынам мин Наҗы буйларын
Шунда үтте бала чакларым.
Хәтеремдә сугыш елларында
Басуында сабан сөргән көннәрем.
Унҗидедә каеш будым билемә,
Мылтык тоттым кулыма.
Җиңү язын бүләк иттек илгә
Мин дә өлеш керттем аны яулауга.
Җимерекләр төзелде, яралар ябылды,
Тик күңелдә сыкрау саклана.
Тыныч Ватаным сугыш күрмәсен
Киләчәк буыннар безне онытмасын.
Ярты гасыр бергә атлаган Алмагый аганың һәм Рәйсә әбинең әле бүген дә йөрәкләре яшь, күңелләре көр. Алар чал чәчләргә, маңгайдагы сырларга игътибар итмиләр.
Әйе, бүген алар буыны бары тик кайгыртуга, яклауга, җылы мөнәсәбәткә лаек. Өлкәннәребез безнең рәхмәтле икәнебезне һәрчак тоеп яшәсеннәр иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.4000
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.4300
-
18 гыйнвар 2021 - 14:292 нче «Әкият» балалар бакчасында «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы узды «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы уңаеннан 2 нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар остазлары белән берлектә милли колоритта панно әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар.2700
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25«Татарстанның бадминтон өметләре -1 тур» сайлап алу туры үткәрелде Түбән Камада ТР муниципаль берләшмәләре арасында «Татарстанның бадминтон өметләре -1 нче тур» сайлап алу турының зона этабы узды.3000
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.8000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:44МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:8200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.16600
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.11400
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.8400
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.7300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.16600
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.15900
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.12200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика