Төзүче – хатын-кызлар һөнәре
Бу өлкәдә 39 ел хезмәт куючы Лидия Старкина Төзүчеләр көнен тулы хокук белән билгеләп үтә. - Әлегә кадәр хезмәтемне яратам, - дип раслый Лидия Михайловна, - чөнки без кешеләр өчен изге эш башкарабыз. Лениногорск районында туып үскән Лида һөнәр училищесына дус кызы үрнәгендә керә. 1975 елда 13 яшь штукатур-буяучы билгеләнү...
Бу өлкәдә 39 ел хезмәт куючы Лидия Старкина Төзүчеләр көнен тулы хокук белән билгеләп үтә.
- Әлегә кадәр хезмәтемне яратам, - дип раслый Лидия Михайловна, - чөнки без кешеләр өчен изге эш башкарабыз.
Лениногорск районында туып үскән Лида һөнәр училищесына дус кызы үрнәгендә керә. 1975 елда 13 яшь штукатур-буяучы билгеләнү буенча Менделеевскига килә.
Л.Старкина 15 елга якын "СМУ-35" оешмасында эшли. Бригадир Мәликә апа Әскарова яңа килгәннәргә һөнәрнең үзенчәлекләренә төшенергә булыша.
Нинди объект бигрәк тә хәтерендә калды дигән сорауга, Лидия Михайловна болай дип җавап бирә:
- Билгеле инде, Гассар исемендәге мәдәният сарае.
Мәдәният үзәген куллануга тапшыру менделеевлылар өчен зур вакыйга була. Штукатур-буяучылар бригадирының өлеше дә лаеклы билгеләп үтелә. Мәдәният сараен ачу тантанасында Лидия Михайловнага сүз бирелә.
- Бригада өчен бу эш осталыкка өйрәнү мәктәбе булды, - ди ул.
Лидия Михайловна катнашында Иске Гришкин, Бәзәкә, Турай, Монаш авылларында мәктәп һәм балалар бакчалары, шәһәрдә йортлар төзелә.
1987 елда коллегасы Надежда Съёмщикова белән чит илгә командировкага - Ливиядә компрессор станциясе төзергә баралар. Анда булган ярты ел вакытны алар аеруча тирән хисләр белән искә алалар.
Төзүче хезмәте беркайчан да җиңел булмады, техник прогресска да карамастан, ул һаман да шулай булып кала. Бар ышаныч - ныклы кулларга, осталык һәм һөнәрне яратуга бәйле.
- Менделеевскига килгән 13 кыздан мин һәм Әлмирә Натфуллина гына калдык, икебез дә әлегә кадәр үз һөнәребезгә тугрылыклы.
ТРның атказанган төзүчесе Лидия Михайловна бүгенге көндә "Менделеевсказот" заводының ремонт-төзелеш цехында эшли.
Балалары Оксана һәм Владислав әйтүенчә, әниләре - хезмәт сөюче, изге күңелле, зирәк, тирән хөрмәткә лаек. Ул балаларын, оныкларын ярата, бакча участогында канәгатьләнү хисе белән эшли, нарцисс, лалә, лилия, дәлия чәчәкләре анда үзенчәлекле урын били.
Без аның һөнәри бәйрәмен ничек билгеләп үтәргә ниятләве турында кызыксынып сорадык.
- Коллегаларым белән кафега барабыз, - диде Лидия Михайловна.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!8600
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.14000
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12000
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13900
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11500
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10500
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10800
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12300
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!8600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика