Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзекләндерү: без булмасак, кем?

Эшлекле дүшәмбене райондагы оператив хәл турында мәгълүмат ачты. Эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек арту проблемасын билгеләде. - 2011 елда үсмерләр тарафыннан 22 җинаять кылынган булса, агымдагы елның беренче яртысында - 21 законсыз гамәл, - диде ул. Проблеманы хәл итү барышында район җитәкчесе Игорь...

Эшлекле дүшәмбене райондагы оператив хәл турында мәгълүмат ачты.
Эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек арту проблемасын билгеләде.
- 2011 елда үсмерләр тарафыннан 22 җинаять кылынган булса, агымдагы елның беренче яртысында - 21 законсыз гамәл, - диде ул.
Проблеманы хәл итү барышында район җитәкчесе Игорь Привалов балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча җаваплы службаларны балалар җинаятьчелегенең сәбәпләрен ачыкларга, аларны булдырмауга чаралар күрергә, ирекле халык дружиналары, иҗтимагый оешмалар эшен көчәйтергә чакырды.
Капремонт
- Агымдагы елның капиталь ремонт программасына өч күпфатирлы торак йорт керде, - дип мәгълүмат бирде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча беренче урынбасары Алексей Корниенко. - Эшләрнең тулы исемлеге белән комплекслы ремонт Фомин урамының 21 нче йортында бара. Биредә кайнар һәм салкын су, җылылык белән тәэмин итү, су агызу челтәрләре, подвал биналары, түбә һәм фасад, подъездлар һәм баскыч мәйданчыклары ремонтланачак.
Калган ике йорт узган елларның ремонтланып бетмәгән җитешсезлекләрен бетерү программасына керде.
Бурмистров урамының 2 нче йортында фатирларда җылылык приборларын алыштыру белән гомумйорт җылылык челтәрен ремонтлау каралган, Химиклар урамының 11 нче йортында - түбәне һәм фасадны, салкын су һәм канализация челтәрен.
Капремонт барышында 37263699,43 сум үзләштерү планлаштырыла. Шуларның 50 мең сумы - федераль бюджет средстволары, 17396036 сумы - республика, 12912 мең сумы - җирле, 6898663,43 сумы - милекчеләрнеке.
Бер яшәүчегә исәпләгәндә чыгымнар 25280366 сум тәшкил итә. Нәтиҗәдә 1474 шәһәрленең яшәү шартлары яхшырачак.
Капремонтның заказчысы - "Нептун" ҖЧҖ идарәче компаниясе, подрядчы - узган еллар тәҗрибәсе буенча үзен ышанычлы һәм намуслы дип тәкъдим иткән "Л.Я. Карпов ис. химзавод" ААҖ.
Ремонт үткәрү сыйфатына районның капиталь төзелеш идарәсе, ТР Төп инвестиция төзелеше идарәсе һәм Алабуга торак инспекциясе тарафыннан даими техник күзәтчелек алып барыла.
Бүгенге көнгә Фомин урамының 21 нче йортында башкарылган эшләр күләме 72,93% тәшкил итә, Бурмистров, 2 - 20,23, Химиклар, 11 - 44%.
Фатирларга каршылыксыз керү һәм финанслауның җитәрлек күләмдә булмавы - проблемалы мәсьәләләр.
Әйтелгәннәрне йомгаклап, район җитәкчесе Игорь Привалов ремонт эшләрен вакытында һәм югары сыйфат белән төгәлләү бурычын куйды.
- Быел Фомин урамының 21 нче йортында яшәүчеләр отышлы хәлдә, биредә ремонт эшләренең барлык төрләре башкарылачак. Кешеләр ремонттан соң йортларында чыннан да уңайлыклар сизсеннәр өчен, алга таба да шундый схема буенча эшләргә кирәк.
Эшләрнең аерым төрен генә башкарып, тишекләрне генә ямаганда капремонт күренми, - дип ассызыклады ул.
Кадрлар - мәктәп эскәмиясеннән
Дәүләт аттестацияләве йомгаклары турында башкарма комитетның мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина сөйләде.
Докладчы әйтүенчә, 9 нчы сыйныф чыгарылышлары Бөрешле һәм Турайдан кала, районның 17 мәктәбендә укыдылар. Тугызынчылар рус теленнән, математикадан һәм үзләре сайлаган ике фәннән имтихан тапшырдылар. Өстенлек биологиягә (20 укучы), җәмгыять белеменә (54), химиягә (14) бирелде. Соңгы ике елда балалар республика белән чагыштырганда рус һәм инглиз телләре, химия һәм математика буенча күрсәткечләрен яхшырттылар.
Районның тугыз мәктәбеннән укучылар БДИ бирде. Сайлап алынган фәннәрдән биология (24), химия (23), җәмгыять белеме (76), физика (18) өстенлек итә. Сигез укучы бу фәннәрдән имтихан бирә алмады. Рус теле һәм математика буенча уртача балл республиканыкыннан түбән, тарихтан - югары.
Ун укучы рус теле буенча 80 һәм аннан югары балл алды. 4 нче һәм Тихоново мәктәпләреннән ике бала урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат ала алмады.
Әйтелгәннәрне анализлап, Игорь Привалов кадрлар сәясәтендәге кайбер проблемаларны билгеләде.
- Безне 11 нче сыйныфларның имтихан тапшыра алмавы тынычландырырга тиеш түгел. Мәктәп бусагасыннан чыгып булачак һөнәрен сайлый алсын өчен, һәр балага шәхси якын килү ысулларын табарга кирәк. Моның өчен предприятиеләр җитәкчеләренә балаларны максатчан республика программаларына кертү өчен югары ведомстволар һәм министрлыклар белән тыгыз эшләргә кирәк.
Кадрлар - химия предприя-тиеләрендә ихтыяҗлы булган технологлар, механиклар әзерләүне мәктәп эскәмиясеннән үк алып бару зарур. Балаларны районда калдыру өчен барысын да эшләргә кирәк. Белгечләр яңа "Аммоний" заводына да таләп ителәчәк.
Төзекләндерү
Шәһәр һәм район территориясен санитар чистарту турында мәгълүмат белән төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Андрей Тарасов чыгыш ясады.
Ул билгеләп киткәнчә, район башкарма комитеты карары белән игълан ителгән санитар-экологик икеайлык кысаларында 1649 га авыл һәм шәһәр җирлекләре территориясе норматив хәлгә китерелгән, 7,6 гектарда үсентеләр утыртылган, шул исәптән 6,7 га - шәһәрдә.
Түтәлләрне яшелләндерү өчен 6000 чәчәк сатып алынган һәм утыртылган. 52 га урман чүптән арындырылган, алты чүплек юк ителгән. Район буенча 24 санкцияләнмәгән чүплекнең 16сы ликвидацияләнгән. Проблеманы тулаем хәл итү катлаулы, чөнки халык бу максатларга билгеләнмәгән җирләргә чүп түгүне дәвам итә. Икеайлык чорында 1500 хезмәткәр җәлеп ителде. Уртак көч белән 1418 м3 калдык һәм чүп җыелды һәм чыгарылды. Административ хокук бозулар өчен 36 беркетмә төзелде.
Әйтелгәннәргә йомгак ясап, Игорь Привалов җитәкчеләрне предприятиеләр һәм офислар террторияләрендә тәртип булдыру буенча актив эшләргә чакырды.
- Үрнәк алырлык лаеклы мисаллар бар. Йортларда яшәүчеләр үз куллары белән территорияне тәртипкә китерәләр, түтәлләр ясап, чәчәкләр һәм куаклар утырталар. Әгәр без шәһәребезне яратабыз икән, анда уртак көч белән тәртип тә булдырырга тиешбез. Без булмасак, кем? Дотацияле район бюджеты казнасында бу максатларга средстволар каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тљзеклђндерњ: без булмасак, кем?