Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзелеш контрольдә

Видеонконференция режимында үткәрелгән чираттагы республика киңәшмәсе торак белән тәэмин итү темасына багышланды. Анда торак төзелеше һәм аны файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугыш ветераннарын фатир белән тәэмин итү, гражданнарны тулай торактан күчерү буенча адреслы республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь...

Видеонконференция режимында үткәрелгән чираттагы республика киңәшмәсе торак белән тәэмин итү темасына багышланды.
Анда торак төзелеше һәм аны файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугыш ветераннарын фатир белән тәэмин итү, гражданнарны тулай торактан күчерү буенча адреслы республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры И.Фәйзуллин доклад белән чыгыш ясады. Төзелеш мәйданнарында техника куркынычсызлыгын тәэмин итү турында да сөйләшү булды.
13 июльгә алынган мәгълүмат буенча, республикада 1 млн. 161 мең 300 кв.м. торак (еллык йөкләмәнең 47% ы кадәр) куллануга тапшырылды. Татарстан күләмендә 745 сугыш ветераны өчен 159 йорт төзелеше дәвам итә. 2012 елның гыйнварында субсидия алган ветераннарны яңа фатирга күчерүне агымдагы елның августына төгәлләү фаразлана.
Докладның икенче өлеше тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашыруга багышланды. Республиканың аерым районнарының башкарма комитетлары законда билгеләнгән шартларда тузган торактан күчерү программасы кысаларында фатир белән тәэмин итү буенча заказчы, подрядчылар белән күләмле эш алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тљзелеш контрольдђ