Төзелеш объектларында
Атна башында район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов ремонт эшләре башланган кайбер объектларда булды. Беренче учреждение элек суд приставларына караган бинада урнашкан Күпфункцияле үзәк булды. Аннан соң Игорь Анатольевич "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексын карады. Директоры Сергей Лисютин бинаның техник характеристикасын хәбәр итте һәм аның 35 ел элек төзелгәнлеген билгеләде. Бер залда...
Атна башында район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов ремонт эшләре башланган кайбер объектларда булды.
Беренче учреждение элек суд приставларына караган бинада урнашкан Күпфункцияле үзәк булды. Аннан соң Игорь Анатольевич "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексын карады. Директоры Сергей Лисютин бинаның техник характеристикасын хәбәр итте һәм аның 35 ел элек төзелгәнлеген билгеләде. Бер залда ремонт эшләре башланган инде, җылылык, канализация системасын алыштыру, пластик тәрәзәләр кую, фасадын ремонтлау планлаштырыла. Төп проблемаларның берсе - түбәнең авария хәлендә булуы.
- Аны беренче чиратта ясарга кирәк, - дип билгеләде Игорь Привалов.
"Батыр" балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең урнашу урыны уңайлы түгел: шәкертләргә анда барыр өчен автомобиль хәрәкәте актив булган берничә юл аша чыгарга кирәк. Район җитәкчесе балалар-үсмерләр мәктәбен ремонт тәмамланганнан соң спорт-сәламәтләндерү комплексына күчерергә тәкъдим итте.
Үзәк больницаның булачак кабул итү бүлмәсе буйлап экскурсияне баш табиб Мөслим Гилёв үткәрде. Төп бинаның беренче катында ремонт эшләре тулы куәткә бара. Проект нигезендә кабинетлар пациентка ярдәмне тиз күрсәтә алырлык итеп урнашачак.
- Айныткыч булмаганлыктан, еш кына нык исерек хәлдәге кешеләрне безгә алып киләләр, - ди Мөслим Александрович. - Шуңа күрә изолятор әзерлибез - тәрәзәләрдә рәшәткәләр булачак, бинага видеокамералар урнаштырачакбыз.
4 нче мәктәптә ремонт узган ел башланды, хәзерге вакытта эшләрнең күп өлеше тәмамланган. Игорь Анатольевич мәгариф учреждениесе территориясендә тәртип булдыруга аерым игътибар бирде. Мәктәп ашханәсе бик кечкенә, балалар график буенча ашыйлар.
- Мәктәпнең икенче башындагы бүлмәне ашханә итеп җиһазларга кирәк, - дигән тәкъдим ясады Игорь Анатольевич.
2 нче мәктәп бинасының почмаклары шулай ук авария хәлендә.
- Аларны якын арада ремонтларга кирәк, - дип билгеләде район Башкарма комитеты җитәкчесе.
Игорь Привалов шулай ук 1 нче мәктәпкә янкорма төзелеше барышы белән танышты. Ул подряд оешмасына - Л.Карпов исемендәге химзаводка бизәүне кышка калдырыр өчен эшләрне быел тәмамлауны йөкләде.
Яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Александр Макаров район спортчылары исеменнән Башкарма комитет җитәкчесеннән стадиондагы футбол кырын тигезләүгә, шулай ук юлны махсус материал - 1 нче мәктәпнең йөгерү юлындагы кебек үк полипропилен белән ябуга ярдәм күрсәтүен үтенде.
Игорь Привалов подряд оешмаларын сайлаганда Менделеевскиның төзелеш компанияләренә өстенлек бирергә кирәклеген әйтте.
- Башка шәһәрләрдәге оешмалар белән эшләү катлаулы - алар китәләр, проблемалар кала. Моннан тыш, кагыйдә буларак, Чаллы яки Казан подрядчылары белгечләрне безнең шәһәрдә яллыйлар, ә акчалар башка районнарга китә, - дип билгеләде Игорь Анатольевич.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 15:25Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.2500
-
26 гыйнвар 2021 - 15:23Хезмәт һәм химзавод ветераны Раиса Сафина 80 яшен билгеләде Р.Сафина 12 ел заводта, фармакопея цехында эшли, соңрак реактив тозлар цехына күчә.2300
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.3700
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.8300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.7900
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.7600
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.8900
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.8700
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.8900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12100
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.10500
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика