Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңайлы мохит

"Уңайлы мохит" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 3 нче мәктәп территориясендә эш алып барыла. Федераль программаның төп бурычларының берсе - инвалидларның социаль билгеләнештәге объектларга тоткарлыксыз үтеп керүен тәэмин итү. О.Смолькова "Резидә" төзелеш фирмасы бу эштә подряд оешмасы ролен үти. Казан шәһәренең инженер-төзелеш дәүләт идарәсе - заказчы. Фирма директоры Юнес Готин...

"Уңайлы мохит" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 3 нче мәктәп территориясендә эш алып барыла. Федераль программаның төп бурычларының берсе - инвалидларның социаль билгеләнештәге объектларга тоткарлыксыз үтеп керүен тәэмин итү.
О.Смолькова
"Резидә" төзелеш фирмасы бу эштә подряд оешмасы ролен үти. Казан шәһәренең инженер-төзелеш дәүләт идарәсе - заказчы.
Фирма директоры Юнес Готин билгеләп үткәнчә, төзелеш эшләре техник бирем нигезендә алып барыла. Аның буенча тотыну урыннары белән пандус, чыгу мәйданчыклары һәм тамбурлар өслеген таймый торган каты материалдан ясау, бульвардан мәктәп территориясенә төшү, инвалидның автомобиль кую урынын уңайлы итеп җиһазлау күздә тотыла.
Безнең иҗат төркеме булган көнне штукатурлар А.Костина, М.Ярмуллина, Л.Лебедева, Л.Нурмөхәмәтова объектта җиң сызганып эшләүләрен дәвам иттеләр. А.Немтырев аларга алыштыргысыз ярдәм итүче.
- Кирпечләрне салдык, хәзер аны штукатурларга кирәк, - диләр хатыннар.
Мастерларның оста куллары өслекне тигезли, аннан анда плитка салыначак.
Фирма хезмәткәрләре өчен бу таныш эш. Алар күпфункцияле үзәктә, суд приставлары бинасында, 4 нче мәктәптә пандуслар урнаштырган инде. Инженер Р.Шамилов, бригадир С.Йосыпов эш барышын күзәтеп торалар.
Күз күремендә проблема булганнар өчен мәктәпкә кадәр тактиль плитәле махсус сукмак салыначак. Бина эчендә инвалидлар сыйныфларга, спорт залына, ашханәгә, гомумкуллану урыннарына каршылыксыз үтсен өчен барысы да эшләнәчәк.
- Район шифаханәсендә, инвалидлар яши торган йортларда да "Уңайлы мохит" программасы буенча чаралар планлаштырыла, - дип билгеләп үтте баш архитектор Р.Хәбиров.
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары социаль ракурс

2
X