Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңайлыкка илтүче юл

Тукай авылы халкының шатлыгы зур – шушы көннәрдә алар авылдагы яңа юлдан җәяү һәм транспортта уза алдылар.

– Проблема күптәнге иде, – ди торак пунктта даими яшәүче Марс Нуриев (рәсемдә тормыш иптәше Тәнзилә Мөбарәковна белән). – Аеруча яңгырлы көннәрдә кыенлык кичердек, ашыгыч эш тумаганда юлга чыкмаска тырыштык.

Әлеге эшкә Тукай аның карамагында булган Песәй җирлеге башлыгы Вильдан Мөхәмәтгалиев алына.

– Республика программаларының өстенлеген билгелисем килә, – ди Вильдан Илсурович, –алар актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Без юлларны норматив хәлгә китерү белән программага кердек.

Авылда унике хуҗалык, биш гаилә даими яши, калган йортлар дача участогы буларак файдаланыла. Тукай районның матур табигатьле урынында урнашкан – янәшәдә генә гөмбәгә бай урманнар, җиләкле аланнар, балыклы буа.

– Быел бер участокны сатып алдылар, төзелеш эшләрен башларга исәплиләр, – дип дәвам итә җирлек башлыгы. – Тагын бер гаиләнең шундый ук нияте бар.

Барлык норма таләпләренә туры килгән 680 метрга сузылган авыл урамы ерактан ук яңа таш япма белән күңелне иркәли.

– Вильдан Илсурович һәрвакыт халык белән исәпләшә, – дип билгеләде Марс Миннәхмәтович, – юл проблемасы буенча да киңәш тоттык, анда һәркем үз фикерен әйтте. Шунысын да әйтергә кирәк, кышын урамнар кардан арындырыла. Хәзер Тукай авылы юлы бары уңайлыкка гына илтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев