Учыңдагы җылылыкны изгелек итеп бир
Җомга көнне йөзләгән менделеевлы Веста синдромы белән авыручы кечкенә Артёмга матди һәм рухи ярдәм күрсәтү өчен "Юность" район мәдәният йортына җыелды. Хәйрия концерты һәм күргәзмәнең инициаторлары булып Оксана Казакова, Алёна Атаманова, 1 нче мәктәпнең өлкән сыйныфлар советы чыкты. - Без читтә кала алмадык, - ди унынчы сыйныф укучысы Екатерина Грудцова....
Җомга көнне йөзләгән менделеевлы Веста синдромы белән авыручы кечкенә Артёмга матди һәм рухи ярдәм күрсәтү өчен "Юность" район мәдәният йортына җыелды.
Хәйрия концерты һәм күргәзмәнең инициаторлары булып Оксана Казакова, Алёна Атаманова, 1 нче мәктәпнең өлкән сыйныфлар советы чыкты.
- Без читтә кала алмадык, - ди унынчы сыйныф укучысы Екатерина Грудцова. - Безнең мәктәптән күпләр волонтёр булып эшләргә теләк белдерде.
"Көн җиңелләрдән булмады: кешеләр аз килер дип дулкынландым. Ләкин зал тулы иде, барлык билетлар да сатылып бетте. Артёмның язмышына битараф булмаган һәркемгә - оештыручыларга, артистларга, волонтёрларга рәхмәтем чиксез. Нәкъ шундый вакытта кайгы белән ялгызың калмавыңны аңлыйсың", - дип яза социаль челтәрдә Артёмның әнисе Людмила Рындина.
Хезмәт ветераны Ольга Леонова малай турында җирле телевидениедән карап белгән.
- Йөрәгем кушуы буенча килдем, - ди ул. - Өч оныгым бар, дәү әни буларак, аларга бары тик сәламәтлек телим. Артём да терелер дип өметләнәм.
Бу көнне фойеда да, залда да мәрхәмәтлелек атмосферасы хөкем сөрде. Волонтёрлар күргәзмә оештыруда һәм эшләнмәләрне сатуда ярдәм күрсәтте, килүчеләрнең һәрберсенә шарлар өләштеләр. Менделеевлылар билетларның барысын да алып бетерделәр, акча фойега куелган әрҗәләргә дә җыелды.
- Бүген биредә өлкән буын вәкилләре дә бар, - ди ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина. - Игелек, кеше хәленә керә белүдән башка дөнья караңгы, киләчәк өметсез булып тоела. Ярдәм кулын сузу белән, ышаныч та туа. Без, ветераннар, Артёмның тереләчәгенә ышанабыз.
Концертта районның балалар бию һәм вокал коллективлары, яшь солистлар катнашты. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән каршы алынды.
Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева хәйрия чарасында катнашучыларга рәхмәт белдерде, җыелган 106 мең сум акча Артёмның әбисе Галина Васильевнага тапшырылды.
Бүген Артёмның һәр яшәгән көне - батырлык. Ләкин ул көчле рухлы. Әти-әнисе дәвалау һәм реабилитациянең көткән нәтиҗә бирүенә, улларының сәламәтләнүенә ышана.
Рәхилә Мирзаянова
"Бездә шатлыклы хәбәр! Германия клиникасыннан хат алдык. Алар безне кабул итәргә әзер. Бәясе Текнон клиникасына караганда (Барселонадагы медицина үзәге - Р.М.) күпкә арзан, шуңа күрә җыелган акчалар җитәрлек. Безгә әле озын юл үтәсе бар. Ләкин сезнең ярдәм белән беренче, иң авыр адым ясалды. Рәхмәт сезгә, безнең якын кешеләребез. Хәзер Элизабет-Кранкен Хаус клиникасы белән сөйләшүләр алып барабыз, датасы тәгаенлана", - Людмила Рындина бу хәбәрне 2 февральдә язган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.11700
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.9600
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.10800
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.11800
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.9700
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.11900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр9700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.9100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.13900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика