Укучы-газета
Йөрергә куркыныч һәм караңгы Евгения Сорвина шәһәр урамнарын яктырту проблемасын күтәреп, редакциягә хат юллаган. "Өч яшьлек балам иҗат үзәгенә йөри. Шөгыльләр кичке сигезенче яртыда гына тәмамлана. Без балаларыбыз белән караңгы урамнан кайтырга мәҗбүр: атларга куркыныч, аяк астында чокыр-чакырлар, су, хуҗасыз этләр дә күп. Алдагы елларда шәһәр яхшырак яктыртыла иде. Минен...
Йөрергә куркыныч һәм караңгы
Евгения Сорвина шәһәр урамнарын яктырту проблемасын күтәреп, редакциягә хат юллаган.
"Өч яшьлек балам иҗат үзәгенә йөри. Шөгыльләр кичке сигезенче яртыда гына тәмамлана. Без балаларыбыз белән караңгы урамнан кайтырга мәҗбүр: атларга куркыныч, аяк астында чокыр-чакырлар, су, хуҗасыз этләр дә күп.
Алдагы елларда шәһәр яхшырак яктыртыла иде. Минен фикеремне менделеевлыларның күбесе хуплый. Урамнарда яктырак булсын!" - дип яза Евгения.
Газета укучыбызның хаты район Башкарма комитетына юлланды.
Тукталышлар һәм бала тудыру йорты турында
Тукталышлар торышы проблемасын газета битләрендә күтәрсәгез иде.
Алар яктыртылмый, поселоктагысыннан тыш, калганнарында чүп-чар җыештырылмый. Поселоктагы тукталышның урнасын да кибет хезмәткәрләре генә тәртиптә тота. Шәхси транспорт куелу сәбәпле, автобусларга туктау, машиналарны урап узу кыенлаша. ЮХИДИ хезмәткәрләре моңа игътибар итсеннәр иде.
Тагын бер проблема. Шәһәрдә бала тудыру йорты ябылды. Хәзер булачак әниләрне күрше шәһәрләргә илтергә туры килә. Ә бу гади мәсьәлә түгел - бар кешенең дә кул астында машинасы юк, кайвакыт ышаныр кешесе дә. Өлкән яшьтәгеләрне бу хәл гаҗәпләндерә, чөнки хәтта сугыш елларында да бала тудыру йорты эшләде.
Николай Архипов
Изге эшкә салават
Тойгуҗа авылында зират чистарту өмәсе булды. Шунысы куанычлы, анда яшьләр актив катнашты.
Айдар Сафин, Алмаз Садыйков, Ильяс Хәбибрахманов, Илдар Гарифуллин тырышып эшләделәр. Роберт Нәбиуллин, Камил Хуҗин, Нигъмәтҗан Ситдыйков аларның остазлары булды. Хатын-кызлар чыбык-чабык җыйдылар, территорияне чүп-чардан арындырдылар. Кешелекнең мәңгелек йорты кышка чистарынып керде. Авыл халкы зират коймасын төзекләндергән Айдар һәм Алмаз Садыйковларга аеруча рәхмәтле. Мондый күркәм гамәл Песәй, Бәзәкә авылларында да башкарыла. Зират чистарту - күңеле мүкләнмәгән һәр кешенең изге бурычы дип исәплим.
Эльза Хәбибрахманова, Тойгуҗа авылы
Караклар йокламый
Тойгуҗа һәм Рус Сарсазы авыллары халкы, берәр кая йомышлары төшсә, Әгерҗе-Чаллы трассасына чыга.
Еш кына узып-китеп йөрүче машиналарны көтеп минутлар түгел, сәгатьләр үтә. Һава торышы да гел кулай гына килми: көчле җил дә исә, тоташ яңгыр яки кар да ява, эссе, салкын чаклар да була. Халык соравы буенча юл буена тукталыш ясаганнар иде. Юлчылар моңа сөенергә дә өлгерми калдылар, караклар тукталышны "чишендереп" тә киттеләр. Угрылар йокламый шул, төнлә эш итәләр. Кемнәрдер бирегә капчык-капчык чүп тә ташлап китә. Бу тәртипсез бәндәләрне тиемле җавапка тартасы иде.
Тойгуҗа, Рус Сарсазы авыллары халкы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.9000
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.7500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.9100
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.9800
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.8000
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.10100
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.10400
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.9200
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр8200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.12000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика