Укытучылар һәм укучылар – яшьтәшләр
Эшче яшьләр мәктәбе укытучылары һәм укучылары сурәтләнгән бу фотоны редакциягә сугыш һәм хезмәт ветераны Борис Черняев алып килде. - Бәлки 50 нче еллар фоторәсеменнән кемдер үзен таныр, яшьлеген, мәктәптә укыган елларын искә алыр, бу газетаны архивында саклар, - ди Борис Андреевич. 2007 елда басылып чыккан "Менделеевский музейный вестник" альманахының 4-5...
Эшче яшьләр мәктәбе укытучылары һәм укучылары сурәтләнгән бу фотоны редакциягә сугыш һәм хезмәт ветераны Борис Черняев алып килде.
- Бәлки 50 нче еллар фоторәсеменнән кемдер үзен таныр, яшьлеген, мәктәптә укыган елларын искә алыр, бу газетаны архивында саклар, - ди Борис Андреевич.
2007 елда басылып чыккан "Менделеевский музейный вестник" альманахының 4-5 нче саннарындагы укытучы Апрелина Иванова хатирәләреннән күренгәнчә, Бондюгта эшче яшьләр мәктәбе 1943 елда ачыла. Беренче директоры Сергей Петрович Шорин була, аннан Фелицата Алексеевна Бастракова җитәкли.
- Бу мәктәптә үзенчәлекле укучылар укыды, көндез производствода эшләделәр, кичләрен шөгыльләргә йөрделәр, - дип яза Апрелина Никитична. Аның белән бергә А.Тихонов, Г.Хөрмәтуллин, М.Смоль-кова, В.Верёвкина, Н.Карасева һ.б.лар укытты.
Биш укучы мәктәпне медаль белән тәмамлады. Булачак техник фәннәр кандидаты Евгений Поляков 1962 елда алтын медаль ала.
Чыгарылышлар исемлегендә танылган кешеләр - Ләздәт Фәйрушин, Андрей Гришин, Николай Моско, Александр Куприянов һ.б.лар.
- Бу мәктәпне, ныклы белем биргән укытучылар коллективы эшчәнлеген лаеклы бәяләргә кирәк, - ди сугыш һәм хезмәт ветераны Солтан Гыйләҗетдинов. - Аннан соң чыгарылыш укучыларының күбесе техникум һәм югары уку йортларына керделәр.
Кичке мәктәпнең агач бинасы икмәк заводы каршында юл аркылы урнашкан була, бүгенге көндә ул сакланмаган.
Рәсемдә: җиденче сыйныф укучылары һәм укытучылар, 1955 ел.
Ольга Смолькова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.2400
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.2600
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.3000
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.3200
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.3100
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.3500
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.6200
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.4800
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр2900
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9600
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды Клара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика