Ул бөек елларга баш иябез
Җиңү парадында катнашучылар иртәнге 9 сәгатькә Ленин мәйданына җыелды. Бөек Ватан сугышында катнашкан А.Волков һәм Н.Ксенофонтов көн геройлары буларак иң беренчеләрдән мәйданга ашыктылар. Алар фонтан янындагы эскәмиягә җайлап урнаштылар һәм яннарына килгән тыл ветераны Т.Гыймазетдинов белән әңгәмә корырга керештеләр. "1945 елның Җиңү көнен сез кайда каршыладыгыз? - дигән сорауга Орел-Курск...
Җиңү парадында катнашучылар иртәнге 9 сәгатькә Ленин мәйданына җыелды.
Бөек Ватан сугышында катнашкан А.Волков һәм Н.Ксенофонтов көн геройлары буларак иң беренчеләрдән мәйданга ашыктылар. Алар фонтан янындагы эскәмиягә җайлап урнаштылар һәм яннарына килгән тыл ветераны Т.Гыймазетдинов белән әңгәмә корырга керештеләр.
"1945 елның Җиңү көнен сез кайда каршыладыгыз? - дигән сорауга Орел-Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнашкан, Сталинград өчен сугышкан Александр Дмитриевич Волков хатирәләре белән уртаклашты.
- Ул вакытта без Чехословакиядә Иглава шәһәрен азат итүдә идек. Җирле халык безне азык-төлеккә күмде. Кешеләр факел күтәреп урамнарга чыктылар. Гомумән шатлыкның чиге булмады. Аннан без Прагага юнәлдек, француз чигендә, аннан Япониядә булдык. Тынлы оркестр башкаруындагы сугыш еллары җырлары яңгыравы астында ветераннар белән беррәттән предприятие һәм оешма хезмәткәрләре колоннасы һәр елны митинг үткәрелү урыны - Хәтер мәйданына таба юл алдылар.
Район башкарма комитет җитәкчесе исеменнән аның урынбасары Алексей Корниенко ихластан котлау сүзләре яңгыратты.
- Дары исе иснәгән, Җиңү көненең чын бәһасен аңлаган, тылда хезмәт куйган ветераннарга хөрмәт йөзеннән баш иябез. Сугыш афәте тормышыбызны караңгылатмасын иде, - диде Алексей Александрович.
Район кураторы Д.Иванов, ветераннар советы рәисе Л.Сорокина, хәрби комиссар Д.Вәлиев, шәһәрнең почетлы гражданины В.Георгиевский бәйрәм белән котлауларга кушылдылар.
Һәлак булганнар бер минутлык тынлык һәм мылтыктан атулар белән искә алынды. Билгесез солдат һәйкәленә Җиңү солдатларына тирән ихтирам йөзеннән чәчәк букетлары, гирляндалар салынды.
Яу кырында мәңгегә ятып калганнарның исемнәре мәрмәргә уеп язылган мемориалга чәчәкләр салырга бу көнне йөзләгән менделеевлылар чыктылар. Хезмәт ветераны Ф.Вафина да бар алар арасында. Аның әтисе - Минһаҗетдин Абзалетдиновның исеме исемлектә беренче тора.
- Химия заводында эшләгәндә 1943 елда аны фронтка алалар, 1944 елда һәлак була, - дип сөйли әңгәмәдәшем күз яшьләрен сөртеп, мин бүген үземнең оныкларым белән килдем, алар да бабаларының әтисе турында белсеннәр.
А.Кочергин әтисенең абыйлары исеме язылган турда туктый.
- Минем дүрт абыем сугышка китә, икесе - Александр һәм Геннадий Кочергиннар һәлак булалар. Безгә сугыш чоры балаларына да ачлык-ялангачлыкны бик иртә татырга туры килде, - дип сөйли Адольф Иванович.
Үзләренең исемнәрен бетмәс данга күмгән якташларыбызның якты истәлегенә салынган Геройлар Аллеясы буйлап район җитәкчеләре һәм ветераннар атлый.
Митинг тәмамланды, бәйрәм дәвам итә: кыр кухнясында пешерелгән карабодай боткасы менделеевлыларны хуш исе белән үзенә җәлеп итә, концерт программасы тулы көчкә бара.
Кичен Менделеев мәйданында концерт, ветераннар балы һәм онытылмас Җиңү салюты булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.3600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:44МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:3600
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.7400
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.6300
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.9200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.13600
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9900
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.3500
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.3700
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.13600
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10600
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика