Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ул еллар бүгенгедәй хәтердә

    Тыл һәм хезмәт ветераннары Нәҗибә Шәйхетдиновна һәм Борис Васильевич Мурзиннар - сугыш чоры балалары. - 1941 елда мин - 13 яшьлек үсмер, илгә нинди афәт килүен күңелем белән генә түгел, аңым белән дә тойдым. Без, әтиебез күптән мәрхүм булган җиде балалы гаилә, ачлык-ялангачлык шулпасын чөмереп өлгергән идек инде. Дөрес, өлкән...

    Тыл һәм хезмәт ветераннары Нәҗибә Шәйхетдиновна һәм Борис Васильевич Мурзиннар - сугыш чоры балалары.
    - 1941 елда мин - 13 яшьлек үсмер, илгә нинди афәт килүен күңелем белән генә түгел, аңым белән дә тойдым. Без, әтиебез күптән мәрхүм булган җиде балалы гаилә, ачлык-ялангачлык шулпасын чөмереп өлгергән идек инде. Дөрес, өлкән абый-апалар кул арасына керә башлап, тернәкләнеп кенә килгән чор. Ике абыебыз фронтка алынгач, сугыш кара йөзен тулысынча күрсәтте, - дип сөйли Нәҗибә әби.
    Абыйларына туган якка әйләнеп кайту насыйп булмый. Балалык яшеннән иртә чыккан Нәҗибә бишенче сыйныфны гына тәмамлый ала. Ул елларда Бондюгның һөнәр училищесы кемнәргә генә тормышка юл ачмый. Нәҗибә дә шунда аппаратчы хезмәтенә өйрәнә. Училищеда уку тагын бер ягы белән кызыктыра - бушлай кием бирәләр, ашаталар. Шуңа да авыр 1943-45 елларда үсмер ачлыктан интекми. Әнисенә ярдәм итә алачагына сөенә-сөенә, химзаводның контактлар цехына эшкә урнаша. Шунда көтеп алган Җиңү хәбәрен ишетә.
    - Ул көнне шатлыкның чиге булмады. Заводлылар белән бәйрәм иттек. Бәхет, сөенү хисе, күп еллар узса да, һаман да йөрәктә саклана. Ләкин җиңү күз яше белән чыланды: сугыш кырында никадәр асыл ир-ат башын салды, - дип хатирәләр йомгагын сүтә ул.
    Тормыш иптәше Борис Васильевич та, аңа кушылып, шул чорларга "сәяхәт" ясый:
    - Мин Полянка авылыннан, тик сугыш шәһәр, авыл кешесе дип аермады. Ир-атларны шулай ук фронтка чүпләп тордылар, ә кулына егәр кергән малай-шалайга көнне-төнгә ялгап колхозда бил бөгәргә туры килде. Баштарак өлкәннәргә булышырга кушсалар, эшкә төшенеп алгач, бар хезмәтне үзебезгә ышанып тапшырдылар. Атта иген дә ташыдык, чәчтек, уңыш җыйдык, фермада маллар да тәрбияләдек. Сугыш һәркемне чыныктырды, вакытыннан алда дөнья дилбегәсен тарттырды. 1942 елда фронтка алынган әти Сталинград өчен сугышларда һәлак булды. Каберенең кайда икәнен дә белмибез. Әтисез өч бала үстек. Һәр гаилә сугыш ачысын татыды: кайсының атасы, кайсының апа-абыйсы сугыштан кайтмады, тылдагылар да авырудан, ачлыктан кырылды. Кайгы җиле беркемне дә читтә калдырмады.
    Борис 1946-48 елларда шул ук һөнәр училищесында белем ала. Менә шунда танцы кичәсендә Нәҗибә белән таныша. Ике ел дуслашып йөргән яшьләр гаилә коралар.
    Озакламый Мурзиннар 65 ел бергә гомер кичерүләрен билгеләячәкләр. Контактлар цехында икесенең хезмәт стажлары сигез дистә елга җыела. Мактаулы хезмәткәрләрнең фотолары почёт тактасын бизи. Нәҗибә Шәйхетдиновнаның тырышлыгы "Почёт билгесе" ордены, медальләр белән билгеләнгән. Борис Васильевич та берничә тапкыр социалистик ярыш җиңүчесе булган, "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән.
    Мурзиннар кызлары Светлана, Людмила, дүрт оныклары, өч оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә яшиләр.

    Фәймә Вахриева

    Фото гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: