Ул еллар хәтердән җуелмый
532
0
0
22 июньдә туган якны өйрәнү музее янындагы мәйданда Бөек Ватан сугышы башлануга 71 ел тулу уңаеннан митинг оештырылды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Музей хезмәткәре Ф.Габдрахманова сүзләренә караганда, әлеге чараны биредә үткәрү очраклы түгел. Илебезгә имин тормыш бүләк иткән ветераннарның тормыш юлы завод идарәсе һәм "Коммуна" театры белән бәйле....
22 июньдә туган якны өйрәнү музее янындагы мәйданда Бөек Ватан сугышы башлануга 71 ел тулу уңаеннан митинг оештырылды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды.
Музей хезмәткәре Ф.Габдрахманова сүзләренә караганда, әлеге чараны биредә үткәрү очраклы түгел. Илебезгә имин тормыш бүләк иткән ветераннарның тормыш юлы завод идарәсе һәм "Коммуна" театры белән бәйле. Өлкән буын вәкилләре өчен бу җирләр изге һәм кадерле, хатирәләргә бай.
- Бөек Ватан сугышы беркайчан да хәтерләрдән җуелмас. Бондюг районыннан 1941 елда 3047 кеше илебезне саклау өчен яуга китте. Озакка сузылган дүрт ел эчендә фронтка алынган 8278 якташыбызның 5123е туган якларына кайта алмады, - дип башлады сүзен алып баручы В.Никифоров.
Район җитәкчесе И.Привалов үз чыгышында сугыш афәтенең һәр гаиләгә кагылуын билгеләп үтте.
- Ватан өчен һәлак булган бондюглылар алдында баш иябез, җиңү белән кайткан ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә, район үсеше өчен фидакарь хезмәт куйганнарга олы рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Игорь Анатольевич.
1941 елның 22 июне сугыш һәм хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы, шәһәрнең мактаулы гражданины В.Георгиевскийның йөрәгенә тирән уелган.
- Минем яшь чагым. Мәктәптә чыгарылыш кичәсе узды, киләчәккә булган якты хыялларыбызны челпәрәмә китереп, Бөек Ватан сугышы башланды. Атна саен бондюглылар бер-бер артлы "Коммуна" театры яныннан фронтка киттеләр. Аларның һәрберсенә бер буханка кара ипи бирәләр иде. Әлеге икмәкне аз-азлап кына кулландык, озаграк сакларга тырыштык, чөнки бу ризык безне туган як белән бәйләп торучы бердәнбер җеп иде. Ул безгә көч бирде, күңелдә патриотлык хисләре һәм Ватаныбызга карата мәхәббәт тудырды, - дип хатирәләре белән уртаклашты Владимир Владимирович. - Исемдә, авылдан бер ир-атны тормыш иптәше һәм улы яу кырына озата иде. Китәр алдыннан ул букчасыннан ипи һәм кечкенә генә банкада акмаен чыгарып, бер кыерчык икмәккә май ягып ашый башлады. Ә мин уйларга бирелдем: бу кешегә сугыштан исән-имин кайтып тагын шулай туган җир ризыгын кулланырга насыйп булырмы икән?!
Районда сигез Советлар Союзы Герое бар, алар турында менделееевлылар гына түгел, башка шәһәр кешеләре дә белсеннәр иде, чөнки якташларыбыз моңа лаек.
Киләчәктә беркайчан да күгебезне сугыш сөреме капламасын, дөньялар имин булсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.6200
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.7400
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.7900
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.7400
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.7600
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.8600
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.7000
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.9700
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13900
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18600
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14800
-
15 апрель 2021 - 15:29Шәһәр ишегаллары төзекләндереләчәк Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Химиклар урамының 6, 7, 8 һәм 9 йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге ишгаллары буйлап тротуарларны, парковка урыннарын төзекләндерү һәм юлларны киңәйтү планлаштырыла.14000
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84