Урам – сынау урыны
Урамда җәрәхәт алучылар саны арта. Моның сәбәбе - һава шартлары һәм юлларның тиешле торышта булмавы, дип исәпли зыян күрүчеләр. Аларның кайберләре белән без больницада сөйләштек. Хирург кабинеты янында озын чират. Кешеләр утырып, басып, стенага сөялеп, сабыр гына табиб-хирург Екатерина Колобкованың кабул итүен көтәләр. Екатерина Сергеевнаны эшеннән аерырга базмадык, әмма пациентлар...
Урамда җәрәхәт алучылар саны арта. Моның сәбәбе - һава шартлары һәм юлларның тиешле торышта булмавы, дип исәпли зыян күрүчеләр. Аларның кайберләре белән без больницада сөйләштек.
Хирург кабинеты янында озын чират. Кешеләр утырып, басып, стенага сөялеп, сабыр гына табиб-хирург Екатерина Колобкованың кабул итүен көтәләр. Екатерина Сергеевнаны эшеннән аерырга базмадык, әмма пациентлар белән сөйләштек.
Анна Костина Монайдан килгән. Хатын баш авыртуына зарлана.
- Ял көннәрендә таеп егылдым, башым белән бәрелдем. Больницага мөрәҗәгать итәргә теләмәгән идем, ләкин баш өзлексез авырта, кан басымы уйный. Баш мие селкенүгә шикләнәм, - дип кайгыра Анна Яковлевна.
- Сез тимер юл аркылы чыгу күпере янындагы чатта булдыгызмы? - дип сүзгә кушыла Антонина Сәхабетдинова. - Анда калын боз катламы, аяк басарга да куркыныч. Ә бу интенсив хәрәкәт урыны, балалар үтеп йөри, кайберләре спорт мәктәбенә, икенчеләре коррекция мәктәбенә, бик күпләр Тын Тауга.
- Артём өченче мәктәп янында егылды, аяк тубыгын каймыктырды, авырдан йөри, - дип бүлешә әнисе Ануш Арутюнян.
- Күпләр хирургка талонга мөрәҗәгать итә. Еш кына бүлектән икенче хирургны чакырталар, - ди медицина теркәүчесе Светлана Чернова.
Исемен атарга теләмәгән ир яра бәйләү кабинетына чират көтә.
- Менделеев урамында яшим, 10 көн элек подъезд янында җайсыз егылдым. Хәзер аягым гипста, култык таягы белән өч атна йөрергә кирәк. Юллар тоташ шугалак кебек, - дип уфтана ул.
Больница юлына ком сибелгән иде. Бурмистров урамының 9 нчы йорты ишегалдында Татьяна Бигачёва йорт яны территориясен боздан чистарта.
- Миңа биш йорт беркетелгән, - дип сөйли коммуналь хезмәткәр. - Көн саен территориягә ком сибәм, башкача булмый. Бу йортларда нигездә өлкәннәр яши, алар өчен мондый һава торышы - чын сынау.
Йортта яшәүче Наил Габделбариев ишегалды себерүчене мактый. Әмма ир урамның тиешенчә яктыртылмавына канәгатьсезлеген белдерә.
- Биредә кичләрен бер генә фонарь да янмый. Аяк асты тая һәм караңгы!
Без комментарий өчен шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитовка мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренчә, юлларны чистартуга "Комфорт Успех+" ҖЧҖ җаваплы. Предприятие директоры Әзһәр Каюмов аңлатуынча, шәһәр урамнарына атнага ике тапкыр ком һәм тоз катнашмасы сибелә. Кирәк булганда, юлларны чистартуга техника чыга.
- Бюджетта шәһәрне җыештыруга салынган акчаны үзләштердек, хәзер очны-очка ялгап эшлибез, - ди Әзһәр Мөнәвирович. - Белгечләр җитешми, коммуналь служба хезмәткәрләренең эш хакы түбән. Бу картинаны һава торышының көйсезлеге тулыландыра.
Мондый һава шартларында юлларда сак булырга кирәк. Тайгак юлда гәүдә тигезлеген югалтканда белгечләр чүгәләргә куша - шулай итеп сез егылу биеклеген киметәсез. Җәрәхәт алу белән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Хәлне үз көенә калдырсаң, азагы аяныч тәмамланырга мөмкин.
Вәсилә Мортазина
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 15:25Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.3500
-
26 гыйнвар 2021 - 15:23Хезмәт һәм химзавод ветераны Раиса Сафина 80 яшен билгеләде Р.Сафина 12 ел заводта, фармакопея цехында эшли, соңрак реактив тозлар цехына күчә.2900
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.4500
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.8900
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.8300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.8100
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.9000
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.9100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика