Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Урамнарны яктырту – юлларда куркынычсызлык

    Шәһәр территориясендә "Менделеевск шәһәренә якынлашу урыны" автомобиль юлын һәм М-7 трассасының "Идел-Бәзәкә" участогын ясалма яктыртуны төзекләндерү буенча эшләр кызу темплар белән бара. "Метелица" юл буе комплексыннан "Менделеевск" аншлагына һәм икенче якта - шәһәргә керә торган күпердән Бәзәкәгә таба металл корылмалар тигез рәт булып тезелеп торалар. Озакламый баганаларда якты булып диодлы...

    Шәһәр территориясендә "Менделеевск шәһәренә якынлашу урыны" автомобиль юлын һәм М-7 трассасының "Идел-Бәзәкә" участогын ясалма яктыртуны төзекләндерү буенча эшләр кызу темплар белән бара.

    "Метелица" юл буе комплексыннан "Менделеевск" аншлагына һәм икенче якта - шәһәргә керә торган күпердән Бәзәкәгә таба металл корылмалар тигез рәт булып тезелеп торалар. Озакламый баганаларда якты булып диодлы лампалар яначак, бу безгә җанлылык күп булган автомобиль юлы буйлап хәрәкәтне җиңеләйтәчәк.
    - "2013-2020 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру" федераль максатчан программага керү нәтиҗәсендә урамнарны яктырту буенча эшләрне җәелдерү мөмкинлеге туды. Аны гамәлгә ашыру өчен агымдагы елда 18 миллион сум акча бирелде, ә 2015 елда 14,9 миллион сумлык финанслау каралган. Равил Хисаметдинов җитәкчелегендәге башкарма комитет районга өстәмә акча җәлеп итү буенча күләмле эш башкарды, - дип билгеләп үтте район башлыгы әлеге мәсьәләгә аңлатма биреп. - Безнең бурыч - урамны яктырту челтәрен Тихоново авылы борылышына кадәр сузу. Билгеле булганча, бу трассада хәрәкәт күп, анда һәлакәтләр еш була. Автоюлның әлеге участогына яңа электр линиясе сузу - зур өстенлек. Киләсе елдан аларны тәртиптә тоту район бюджеты балансыннан республиканыкына күчәчәк.
    Бүгенге көндә урамнарны яктырту өчен 155 багана һәм 163 яктырткыч урнаштырылды. Эшне "Төзелеш" ҖЧҖ хезмәткәрләре башкара. Заказчы - "Главтатдортранс" ДКУ, генпроектлаучы - "Спецдорпроект" ҖЧҖ, генподрядчы - "Татнефтедор" оешмасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: