Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урман гүзәле законлы урынына кайтты

Гассар ис. мәдәният сараенда ремонт эшләре бару сәбәпле, үзәк чыршы өч ел "Юность" РМЙ мәйданында куелды. Быел ул законлы урынына кайтты. - Яңа ел кәефен алдан ук булдырырга кирәк, - диде район җитәкчесе Валерий Чершинцев, бәйрәмгә әзерлек буенча киңәшмәдә. - Чыршыны 10 декабрьгә кую зарур. Химзаводны гына түгел, район электр...

Гассар ис. мәдәният сараенда ремонт эшләре бару сәбәпле, үзәк чыршы өч ел "Юность" РМЙ мәйданында куелды. Быел ул законлы урынына кайтты.
- Яңа ел кәефен алдан ук булдырырга кирәк, - диде район җитәкчесе Валерий Чершинцев, бәйрәмгә әзерлек буенча киңәшмәдә. - Чыршыны 10 декабрьгә кую зарур. Химзаводны гына түгел, район электр челтәрен дә җәлеп итәргә кирәк, ут бизәлеше белән шөгыльләнсеннәр.
Һәм 10 декабрьдә кичке сәгать унда чыршы төрле төсле утларын кабызды.
- Нигез итеп металл каркас алдык, аңа ылыс ботаклары кидердек, - дип аңлатты лесничий Миңнегаян Мөхәммәтҗанов. - Ботакларны Монаш урманнарыннан алып кайттык.
Без Карпов исемендәге химзаводның ремонт-төзелеш идарәсе столяр-станокчылары Анатолий Колсановны һәм Василий Сабировны чыршы тирәсенә ак фонга зәңгәрсу кар бөртекләре төшерелгән киртәләр урнаштырганда очраттык.
- Кар бөртекләрен безнең цех буяучысы Мария Маркова ясады, - диде В.Сабиров.
Химзаводның электр цехы электрчысы Павел Тихонов ут бизәлеше белән мәшгуль.
- Төп эшне район электр челтәре белгечләре башкарды, - дип өсти ул, - аларда асылмалы гирляндалар элү өчен махсус күтәртү җайланмасы бар.
Проект буенча, чыршы шәһәрчеге территориясен боз лабиринтлары, кар фигуралары - узган һәм киләсе елларның символлары тулыландырачак, алар соңрак урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Гассар

2
X