Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урман гүзәленең биеклеге – 30 метр

Яңа ел бәйрәменең төп атрибуты булган чыршы "Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданга куелды. - Урман гүзәле Монаш урманнарыннан килде, - дип сөйли лесничий Миңнегаян Мөхәммәтҗанов. - Аның биеклеге - 30 метр. Ә 20 декабрьдән чыршы базарлары эшли башлаячак. Төп чыршыны бизәү белән Карпов исемендәге химзавод шөгыльләнә, - дип билгеләде...

Яңа ел бәйрәменең төп атрибуты булган чыршы "Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданга куелды.
- Урман гүзәле Монаш урманнарыннан килде, - дип сөйли лесничий Миңнегаян Мөхәммәтҗанов. - Аның биеклеге - 30 метр. Ә 20 декабрьдән чыршы базарлары эшли башлаячак.
Төп чыршыны бизәү белән Карпов исемендәге химзавод шөгыльләнә, - дип билгеләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов. - 20 декабрьгә кадәр Яңа елга әзерлек эшләре төгәлләнергә тиеш.
"Юность" янындагы мәйдан икенче ел рәттән төп Яңа ел сәхнәсе була.
- 25 декабрьдә биредә гомумрайон Яңа ел тамашасы булачак, - ди РМЙ хезмәткәре Рәкыйга Хәмәтгалимова. - Безнең коллектив һәм авыл артистлары сценарий, костюмнар әзерли, репетицияләр бара. Кыш бабайлар парады зур уңыш казана, анда теләгән һәркем катнаша ала. Яңа ел програмасы киңкырлы - балалар бәйрәмнәре, авыл мәдәният йортларында бал-маскарадлар.
Гассар исемендәге мәдәният сарае 31 декабрьнең традицион тамашасын әзерли.
БИҮ коллективы да күңелле Яңа ел мәшәкатьләре белән мәшгуль.
- Бәйрәм чаралары графигы төзелде, театр коллективлары репетицияләргә иҗади якын киләләр. Кыш бабай һәм Кар кызы службасы эшли башлаячак. Яңа ел каникулларына да план расланган, - дип сөйли директор Әлфия Талыйпова. - Мәктәп яны лагерьлары белән хезмәттәшлек итәчәкбез. 22 декабрьдән 31енә кадәр үзәктә балалар өчен бәйрәмнәр үтә. Әйлән-бәйлән инде икенче елын ясалма чыршы тирәсендә була.
Бәйрәм учреждениегә кергәндә үк сизелсен өчен, коллектив кар шәһәрчеге оештыруны планлаштыра.
Кыш килү чаңгы юлын сагынган актив ял яратучыларны сөендерә.
Гадәттәгечә, чаңгыларны прокатка алу "Батыр" спорт мәктәбе базасында оештырыла.
- Прокат һәр көнне 8дән 17гә кадәр эшли, - дип хәбәр итте спорт мәктәбе хезмәткәрләре. - Зурлар өчен дә, балалар өчен дә чаңгылар бар. Шуарга теләүчеләр күп, кайвакыт чаңгылар җитми. Юлны үзебез салабыз, бу максатларга "Буран" карйөргечебез бар.
Тимераякта шуарга яратучылар өчен озакламый шәһәрдә өч шугалак ачылачак, берсе - Монайда.
- Әлегә һава шартлары аларны катырырга мөмкинлек бирми, - ди яшьләр эшләре бүлеге начальнигы урынбасары Олег Якимов. - Хәзер шугалакларда физкультура дәресләре үткәрелә, шулай итеп балалар карны тыгызлый. Су сибүне минус 10 градуслы тотрыклы температура булганда башкарачакбыз. Тимераяклар прокаты да оештырылачак.
Учреждение, предприятие һәм сәүдә объектларында төрле төсле утлар балкый башлады.
- Киләсе атнада без комиссия белән Яңа елга әзерлекне тикшерү максатында объектларны караячакбыз, - диде районның баш архитекторы Равил Хәбиров.

Ольга Смолькова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр