Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уртак рейдлар дәвам итә

Торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен халыкның бурычы үсә бара. Аерым менделеевлыларның бурычы 300 мең сумнан артып китә. Суд приставлары журналистлар белән берлектә кабат рейдка чыктылар. Бу юлы суд приставлары Тукай урамындагы йортларда яшәүчеләрдә йөрде. Ике күпкатлы йортта шундый тугыз гаилә яши. Аларның бурычы 20 меңнән 80 мең сумга кадәр тәшкил итә....

Торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен халыкның бурычы үсә бара. Аерым менделеевлыларның бурычы 300 мең сумнан артып китә. Суд приставлары журналистлар белән берлектә кабат рейдка чыктылар.

Бу юлы суд приставлары Тукай урамындагы йортларда яшәүчеләрдә йөрде. Ике күпкатлы йортта шундый тугыз гаилә яши. Аларның бурычы 20 меңнән 80 мең сумга кадәр тәшкил итә. Идарәче компания дәгъва белән судка мөрәҗәгать итте.
- Бурычлыларга башта суд карарын үтәргә һәм бурычларын түләргә кирәклек турында хат юллана, - дип аңлата суд приставы Раил Сафиуллин. - Әгәр тиешле реакция булмый икән, без бурычлыларның өенә барабыз.
Беренче адрес буенча тоткарлыксыз кердек. Әмма безгә фатир хуҗалары түгел, анда вакытлыча яшәүчеләр ачты. Алар хуҗабикәнең кайда яшәгәненнән һәм 28 мең сум бурычы булуыннан хәбәрдар түгел. Хатын законга хезмәт итүчеләргә тыныч кына аңлата алган булыр иде. Әмма ул кычкырырга тотынды һәм, йомшак итеп әйткәндә, ике арадагы сөйләшү этика кысаларыннан чыкты. Хәер, кешеләрнең үзләрен болай тотуы суд приставларын инде гаҗәпләндерми.
- Фатир хуҗалары ягыннан тупаслык, агрессив мөнәсәбәт безнең өчен гадәти күренеш. Иң мөһиме - югалып, каушап калмау, ягымлы һәм тыныч әңгәмә кору, - диләр приставлар.
Икенче фатир ишеген бала ачты. Әти-әнисенең эштә булуын әйтте. Пристав малайның әнисенә шалтыратып, очрашу турында килешенде. Раил Сафиуллин бу гаиләдә күптән түгел булган. Ул вакытта алар бурычларын каплаганнар, ләкин яңасы җыелган.
Башка фатирларда ишек ачучы булмады. Күршеләре берәүләрнең читкә йөреп эшләвен әйтте, икенчеләре өйдә, ләкин ишекне ачмыйлар. Димәк, приставлар бу адреслар буенча кабат киләчәк.
Коммуналь бурычларның җыелу сәбәпләре төрле. Кемдер тормышта авыр хәлдә калган, икенчеләре үз-үзен тотышы белән әйләнә-тирәдәгеләргә кыенлыклар тудыра. Мисал өчен, шәһәрдә яшәүче бер гаилә фатирдагы уңайлыклар өчен 20 ел түләми. Гадәти булганча, андый гаиләнең арестка алырлык милке юк, ә фатирлары шундый хәлдә, сатуга куйсаң да, аны алырга теләүче табылмас. Аерым бурычлыларга милекне арестлау чарасы тәэсир итә, 10 көн эчендә тиешле сумманы каплыйлар. Алабугада бурычлының фатирына керми генә канализациягә бөке урнаштыру мөмкинлеге бирү җайланмасы кулланыла. Ул Менделеевскида да булдырылачак. Бүгенге көндә коммуналь хезмәтләргә бурыч 60 млн. сумнан артык. Рейдлар дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделеевск районы приставлар