Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ушков урындыклары колониядә реставрацияләнде

    Холык төзәтү учреждениесе коллективы волонтёрлык хәрәкәте кысаларында туган якны өйрәнү музееның социаль партнёры булып санала.

    Һәм бу кәгазьдә генә түгел. Шушы көннәрдә XIX гасыр башындагы борынгы һәм кыйммәтле урындыклар реставрацияләнеп, музейның Ушковлар залы экспозициясенә кайтарылды. Колониянең агач эшкәртү участогында уңган һәм тәҗрибәле осталар урындыкларга элеккеге кыяфәтләрен кайтардылар.

    – Борынгы әйберләрнең үз төсен булдырудаа чираттагы мәртәбә безнең музейның иганәчесе булган учреждение җитәкчелеге ярдәм күрсәтте, – дип билгеләде директор Елена Мещерякова.

    Елена Юрьевна музей үсешенә лаеклы өлеш кертүләре, ярдәм күрсәтүләре һәм яклаулары өчен эчке хезмәт подполковнигы Сергей Харкевич җитәкчелегендәге колония коллективына рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләк – Менделеевскиның 50 еллыгына чыгарылган сәгать тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: