Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • «Ушков утраулары» мәдәни һәм тарихи үзәк булачак

    Парк һәм скверларны үстерү буенча ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Парк һәм скверлар елына йомгак ясау, 2016 елга билгеләнгән Су зоналарын саклау елы алдыннан су акваторияләре һәм яр буе зоналары торышы белән танышу максатыннан республика районнарына эшлекле сәяхәт ясый. - Киләсе елның төп бурычы - яр буе территорияләрен максатчан файдалану...

    Парк һәм скверларны үстерү буенча ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Парк һәм скверлар елына йомгак ясау, 2016 елга билгеләнгән Су зоналарын саклау елы алдыннан су акваторияләре һәм яр буе зоналары торышы белән танышу максатыннан республика районнарына эшлекле сәяхәт ясый.

    - Киләсе елның төп бурычы - яр буе территорияләрен максатчан файдалану һәм законсыз корылмалар төзүне булдырмау, - диде югары кунак.
    Наталия Фишман район башлыгы Валерий Чершинцев, башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов һәм баш архитектор Равил Хәбиров белән шәһәрнең ял зонасы үсешен тикшерде.
    - «Ушков утраулары» төзелеше өч этапта уза, - ди Равил Зөфәрович. - Якынча 17 миллион сум бүленгән. Беренче этапта территория чистартылды, күпер ремонтланды, брусчаткадан юллар салынды, яктырту үткәрелде, фонарьлар, эскәмияләр куелды, ылыслы агачлар утыртылды. Алдагы гамәлләр - паркны тарихи, спорт һәм күңел ачу комплекслары белән мәдәни үзәк итү. Петр Ушковка һәйкәл кую планлаштырыла, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре туристларга шәһәр һәм район тарихы турында сөйләячәк. Парк «Ушков утраулары» исемен музейга нигез салучы Виктор Соловьев тәкъдиме буенча йөртә.
    «Эдем» кафесы шулай ук парк зонасы составына керәчәк, күчмә сәүдә оештыру планлаштырыла. Автотранспорт йөртүчеләрнең, Менделеевскидан узганда, туктап ял итү мөмкинлеге булачак. Яшьләр комплексына тауга менү, роллердром, чаңгы, велосипед юллары зонасы керәчәк. «Ушков утраулары»ның үзәк өлешендә төрле чаралар өчен кабырчыксыман сәхнә урнаштырылачак. Хайваннар һәм чәчәкләр белән утраулар, зур йөрәк формасындагы архитектура композицияләре, мәхәббәт агачы, креатив эскәмияләр паркка үзенчәлекле төсмер өстәячәк. Менделеевлылар һәм шәһәр кунакларына Тойма елгасы күпере астында шарлавык, аккошлар белән хозурлану, балык тоту мөмкинлеге булачак. Биредәге экологик чиста урыннан зурлар да, балалар да күтәренке кәеф, позитив хисләр алачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: