Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ут булыр

    Яңа җитәкче Валерий Чершинцев районда эшли башлавының беренче көннәреннән шәһәр урамнарын яктыртуга игътибарын юнәлдерелде. - Ни өчен шәһәрдә шулай караңгы, урамдагы баганаларда лампочкалар янмый, - дип кызыксынды ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитовтан, бу мәсьәләдә тәртип урнаштыруны йөкләп. Эшкә "Жилэнергосервис" ҖЧҖ хезмәткәрләре кереште. - Урамны яктырту челтәре шәһәр башкарма...

    Яңа җитәкче Валерий Чершинцев районда эшли башлавының беренче көннәреннән шәһәр урамнарын яктыртуга игътибарын юнәлдерелде.

    - Ни өчен шәһәрдә шулай караңгы, урамдагы баганаларда лампочкалар янмый, - дип кызыксынды ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитовтан, бу мәсьәләдә тәртип урнаштыруны йөкләп.
    Эшкә "Жилэнергосервис" ҖЧҖ хезмәткәрләре кереште.
    - Урамны яктырту челтәре шәһәр башкарма комитеты балансында, без аның җитәкчесе белән техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзедек, - ди директор Аркадий Сармаков. - Проблема билгеләнү вакытына шәһәрдә 98 яктырткыч янмый иде. Бүгенге көндә электромонтёрлар 50 лампаны алмаштырдылар.
    Ремонтчылар Маннур Заһидуллинны һәм Николай Филлиповны без хакимият бинасы янында урам яктырткычларын торгызу буенча эш вакытында очраттык.
    - Хәзер без электр чыбыгында зарарлану урынын алыштырабыз. Вакытыбыз бик тар, тәүлек дәвамында мөрәҗәгатьләр күп алына. Без проблемалы мәсьәләләрне вакытында хәл итәргә, җитешсезлекләрне бетерергә тырышабыз. Кайвакыт хезмәтебез генә тиешенчә бәяләнми. Шушы көннәрдә Химиклар аллеясында яктырткычларны алмаштырдык, яшьләр аны шунда ук ватып бетерделәр. Кытайда җитештерелгән лампаларның сыйфаты болай да чамалы, ә монда тагын аларга вәхшиләрчә караш белән очрашасың, - дип борчылуын белдерә тәҗрибәле электромонтёр Маннур Заһидуллин.
    Урамнарны яктыртуны көйләү белән беррәттән, "Жилэнергосервис"ның биш кешелек бригадасы йорт эчендәге электр челтәренә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә.
    - Предприятие 128 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә. Сентябрь аенда шәһәрнең 11 йортында электр чыбыклары алыштырылды һәм ремонтланды. Эшнең барлык төрләре Идарәче компания белән килешенә һәм расланган график нигезендә башкарыла. Ел башыннан графиктан артка калу күзәтелмәде, - дип билгеләп үтте Аркадий Сармаков.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: