Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ут өчен түләргә өйрәнергә

Менделеевскида электр энергиясен кулланучыларның 400 мең сумнан артык бурычы бар. "Татэнергосбыт" ААҖнең Менделеевск клиентларга хезмәт күрсәтү офисы Сәйдәш Сәлахов сөйли. - Менделеевскида гомуми бурычның аз өлеше генә промышленность кулланучылары өлешенә туры килә. Юридик затлардан федераль бюджет средстволарыннан финансланучы оешмалар бурычлылар булып тора - Җәзаларны үтәү федераль службасы идарәсе, "Менделеевск районы...

Менделеевскида электр энергиясен кулланучыларның 400 мең сумнан артык бурычы бар. "Татэнергосбыт" ААҖнең Менделеевск клиентларга хезмәт күрсәтү офисы Сәйдәш Сәлахов сөйли.
- Менделеевскида гомуми бурычның аз өлеше генә промышленность кулланучылары өлешенә туры килә. Юридик затлардан федераль бюджет средстволарыннан финансланучы оешмалар бурычлылар булып тора - Җәзаларны үтәү федераль службасы идарәсе, "Менделеевск районы буенча эчке эшләр бүлеге" ДБУ, шулай ук районның "Маяк" ҖЧҖ, "Агроспецстрой" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләре.
- Сезнеңчә, түләмәүләрнең сәбәбе нәрсәдә?
- Минем карашка, түләмәүләрнең төп сәбәбе кешеләрнең үзләрендә: еш кына аңлылык һәм җаваплылык булмауны очратасың. Әйтеп китәм, Татэнергосбыт, электр энергиясе базарын күпләп һәм ваклап кую һәм катнашучы гаранты буларак, үзе сатып алучы ролендә чыга. Без электр энергиясен күпләп сату базарында алабыз һәм көнендә түлибез. Әгәр кемдер кулланган электр энергиясе өчен түләми икән, безне уңайсыз хәлгә куя, димәк без алга таба күпләп сату базарындагы сатучыны уңайсыз хәлдә калдырачакбыз. Нәтиҗәдә электр энергиясен куючылар да, намуслы кулланучылар да зыян күрергә мөмкин. Шуңа күрә һәр клиентның кулланган электр энергиясе өчен вакытында һәм тулаем түләргә тиешлекне аңлавы мөһим.
- Сәйдәш Сәлимҗанович, бүген бурычны киметү буенча нинди эш алып барыла?
- Безнең бу проблеманы хәл итү ысуллары күп түгел, ләкин аларны эшебездә максималь кулланырга тырышабыз. Әгәр болар юридик затлар икән, аларга түләргә тиешлек турында язмача искәртүләр юллыйбыз, телефоннан даими шалтыратабыз, түләү срокларын системалы бозган очракта офиска чакырабыз. Шул ук вакытта, клиентның безнең үтенечләргә реакциясе булмаса, без булачак чикләү турында уведомление юлларга мәҗбүр. Клиентларның күпчелеге өчен болар тәэсир итә һәм акчалар килә башлый.
- Хәлне үзгәртер өчен тагын нәрсәләр эшләргә кирәк?
- Уйлавымча, әлеге проблеманы хәл итүгә район администрациясен активрак җәлеп итәргә кирәк. Кулланучыларга электр саклау проблемасына җитдирәк карау зарур. Электр энергиясен экономияләү буенча гади тәкъдимнәрне тоту аңа түләүгә чыгымнарны сакларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Ут љчен тњлђргђ љйрђнергђ

2
X