Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ут һәм су һәрвакыт булсын

    Энергетиклар көне алдыннан "Юность" район мәдәният йортында бәйрәм чарасы булды. Тармакның иң яхшы хезмәткәрләре Виктор Надточей, Елена Фәйрушина, Раил Шәфигуллин, Екатерина Михайлова, Салават Мөхәммәтшин, Рина Щербакова, Оксана Штырь, Петр Калмыков һәм башкалар Мактау грамоталарына лаек булдылар. РМЙ фойесын энергетиклар балаларының рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе бизәде. "Татгазэнерго" җитәкчелеге бәйгедә катнашкан...

    Энергетиклар көне алдыннан "Юность" район мәдәният йортында бәйрәм чарасы булды.
    Тармакның иң яхшы хезмәткәрләре Виктор Надточей, Елена Фәйрушина, Раил Шәфигуллин, Екатерина Михайлова, Салават Мөхәммәтшин, Рина Щербакова, Оксана Штырь, Петр Калмыков һәм башкалар Мактау грамоталарына лаек булдылар. РМЙ фойесын энергетиклар балаларының рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе бизәде. "Татгазэнерго" җитәкчелеге бәйгедә катнашкан балаларга бүләкләр тапшырды.
    - Декабрьнең салкын көнендә илнең барлык энергетиклары һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр, - диде Игорь Привалов. - Сезнең эшегез аеруча әһәмиятле, чөнки шәһәр дә, авыл да, бер генә тармак та энергетикадан башка яши алмый.
    "Татгазэнерго" ЯАҖ директорының беренче урынбасары Равил Зиннәтуллин болай дип ассызыклады:
    - Энергетикларның тырышлыгы белән өйләрдә җылылык, ут һәм су бар. Безнең хезмәткәрләр лаеклы хезмәт куялар, аварияләр булганда ялларсыз эшлиләр.
    - Без коммуналь энергетикада эшлибез. Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм шәһәрнең башка учреждениеләре эшчәнлеге безгә бәйле. Шуңа күрә җитешсезлекләрне төгәл һәм вакытында бетерергә кирәк. Форсаттан файдаланып, коллегаларымны Энергетиклар көне һәм якынлашып килүче Яңа ел белән тәбриклим, - диде баш инженер Азат Зыятдинов.
    Районның сәнгать осталары бу көнне энергетикларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Концертны "Теләк" җыры белән Елена Дунаева тәмамлады.
    В.Мортазина
    С.Романов фотосы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: