Ут – уңайлылык һәм шатлык өчен
544
0
0
Якшәмбе көнне энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Яңа ел алдыннан бу һөнәр ияләренең эше арта, әмма аның нәтиҗәсе - салават күперенең барлык төсләре белән җемелдәгән утлар шәһәр халкына яхшы кәеф бүләк итә. - Бу көннәрдә шәһәр буйлап йөрүе шундый рәхәт, - диләр менделеевлылар, - һава торышы яхшы, ут белән бизәлеш...
Якшәмбе көнне энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Яңа ел алдыннан бу һөнәр ияләренең эше арта, әмма аның нәтиҗәсе - салават күперенең барлык төсләре белән җемелдәгән утлар шәһәр халкына яхшы кәеф бүләк итә.
- Бу көннәрдә шәһәр буйлап йөрүе шундый рәхәт, - диләр менделеевлылар, - һава торышы яхшы, ут белән бизәлеш искиткеч, ә учреждение һәм оешмалар ничек зәвык белән бизәлгән!
Быел район җитәкчелеге инициативасы белән шәһәр урамнарында утлар декабрьнең беренче ункөнлегеннән балкыйлар. Урамнарның Яңа елга төрле төсләр белән бизәлеше "Жилэнергосервис" предприятиесе хезмәткәрләре көче белән гамәлгә ашырылды.

- Традиция буенча, Фомин, Октябрьская, Профсоюзная урамнары, Геройлар аллеясы гирляндалар белән бизәлде. Бу участокта электромонтёрлар Маннур Заһидуллин, Николай Филиппов, Андрей Сарманаев, Адель Шакиров эшләделәр, - дип сөйли директор Аркадий Сармаков.
Бизәлгән чыршылар да шәһәр урамнарында гадәттәгедән иртәрәк барлыкка килде. Һәр елдагыча, район электр челтәре янындагы чыршы аеруча игътибарны җәлеп итә. Энергетиклар кулы белән иҗат ителгән матурлыкка соклану өчен шәһәрлеләр бу предприятие урнашкан урыннан кичләрен махсус әйләнеп узалар.
- Чыршыны һәр елны бизибез, - ди РЭС начальнигы Таһир Әскәров. - Чөнки Яңа ел - бар кешенең яраткан бәйрәме.
Без бу коллективның һөнәри бәйрәмен ничек билгеләп үтүе белән кызыксындык.

- Традиция буенча, баш предприятие дәрәҗәсендә иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү була, - дип дәвам итә Т.Әскәров. - Безнең коллективта 60 кеше эшли, шул исәптә хатын-кызлар да бар. Алар барысы да профессионаллар, үз эшләренә бирелгән кешеләр.
- Таһир Наилевич, хәзер әйләнә-тирәдә бар урында утлар балкый, сезгә үзенчәлекле режимда эшләргә туры киләдер?
- Челтәрдәге көчәнеш норма чикләрендә, эшчәнлекне планлы режимда алып барабыз.
- Күп шәһәрлеләрне озын Яңа ел каникуллары көтә, ә энергетиклар шулкадәр ял итә алачаклармы?
- Әлбәттә, юк. Хезмәткәрләрнең бер өлеше сменалы эштә, ә җитәкче состав, мастерлар - график буенча. Форсаттан файдаланып, барлык энергетикларны - һөнәри бәйрәмнәре, ә менделеевлыларны Яңа ел белән котлыйм.
Быел беренче мәртәбә Яңа ел иллюминациясе Юбилейная урамындагы йортларда да барлыкка килде. Актив менделеевлылар шунда ук редакциягә шалтырата башладылар: "Ни өчен безнең йортны бизәмиләр? Бу Яңа ел шатлыгын ОДН итеп өстәмәсләрме?"
Бу сорауларны без "Нептун" идарәче компаниясе җитәкчелегенә җиткердек, алар безне тынычландырдылар:
- Шәһәрнең Яңа ел бәйрәме оештыру урынына - Гассар мәдәният сараена якын булган йортлар гына бизәлде. Менделеевлылар ОДН турында борчылмасыннар. Бу урам яктыртуына керә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!5100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.7300
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.11900
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13600
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11800
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13400
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.10900
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10000
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10400
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12000
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13600
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.11900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.7300
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84