Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Уяу бул!

    Район хакимияте хезмәткәре искиткеч күзәтүчәнлек һәм уяулык күрсәткән. Бина янындагы чүп савытында пөхтә итеп каты кәгазь белән төрелгән, скотч белән тарттырылган төргәк күргәч, ул тиешле урынга хәбәр итә. Барлык гадәттән тыш службалар: полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге, газчылар, ашыгыч ярдәм тиз арада килеп җитә. Хакимият хезмәткәрләре кичектергесез чыгарылып, бина...

    Район хакимияте хезмәткәре искиткеч күзәтүчәнлек һәм уяулык күрсәткән.

    Бина янындагы чүп савытында пөхтә итеп каты кәгазь белән төрелгән, скотч белән тарттырылган төргәк күргәч, ул тиешле урынга хәбәр итә. Барлык гадәттән тыш службалар: полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге, газчылар, ашыгыч ярдәм тиз арада килеп җитә. Хакимият хезмәткәрләре кичектергесез чыгарылып, бина шунда ук әйләндереп алына. Алабугадан эт белән килгән кинолог, төргәкне тикшереп, анда төзелеш кирәк-яраклары калдыклары булуын күрә.
    Хәзер учреждениеләрдә, уку йортларында һәм предприятиеләрдә уйланган һәм ышанычлы куркынычсызлык системасын булдыру өчен күп эшләнә. Бу очрак менделеевлыларның ныклы яклау астында булуларына ышаныч тудыра. Әмма шулай да андый структураларга гына ышанырга, таянырга кирәкми. Һәркайсыбызга шәхси һәм якыннарыбызның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәнергә, игътибарлы һәм уяу булырга кирәк.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: