Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уяулыкны югалтмаска…

Агымдагы елда су ташкыны, белгечләр фикеренчә, көчле һәм непредсказуемый булырга мөмкин. Эмчээсниклар тиешле әйберләр белән коралланып, су ташкынының начар сценарийына алдан әзерләнәләр.

Кайбер авылларда су ташу яный
Якын көннәрдә, күп карлы кыштан соң, ТР МЧС бүлегенең район буенча начальнигы Айдар Әхмәдуллин сүзләренчә, шәһәр һәм район территориясенең кайбер урыннарын су басу куркынычы бар. Кар мулдан эрегәндә Иске Гришкин, Монай, Монаш һәм Турай авыллары җирлекләренең бер өлешендә ташу булырга мөмкин. Беренче чиратта тау астында урнашкан шәхси сектор йортларында. Шуның өчен район һава торышы сюрпризларына әзерлек режимында, шул ук вакытта шәһәр службаларына, авыллар җирлекләре башлыкларына уяулыкны югалтмаска кирәк, аеруча су басу мөмкинлеге булган авыллар һәм предприятиеләрдә.

Халыкның «беренче номерлы» әзерлеге
Милекнең юкка чыгуын һәм бозылуын, халык арасында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан түбәндәге чараларны күрергә кирәк:
Елгаларда һәм күлләрдә суның торышын, метеобелешмәләрне күзәтергә.
Йорт яны территорияләрен кардан, чүп-чардан арындырырга, су торбаларын, яңгыр суы җыелу юлларын балчыктан чистартырга.
Суүткәргечләрне (торбаларны) кардан, боздан, чүптән чистартырга.
Әгәр дә йортны су басса, көндәлектә кирәкле әйберләрне алдан әзерләргә.
Йорттагы әйберләрне, продуктларны погреб һәм подваллардан чормага күчерергә.
Йорт хайваннарын, терлекне башка урынга күчерүне алдан уйларга.
Хуҗалык кирәк-яракларын, бензин, керосин салынга савытлар авып түгелмәсен өчен, аларның өстен яхшылап ябарга кирәк.
Өлкәннәрне, балаларны, авыруларны су ташу чорында куркынычсыз урынга күчерергә.
Су суырту средстволарын: көнкүреш электронасосларын, чиләкләрне, көрәкләрне алдан әзерләргә.
Су ташуда матди зыян булмасын өчен милекне иминиятләштерергә.

Ташкын балалар өчен куркыныч
Ата-аналар һәм өлкәннәр күзәтүе булмаганда, куркынычсызлык чараларын белмичә балалар текә яр буенда уйныйлар, ә кайчакта сулыктагы бозда шуалар. Мондый битарафлык фаҗигага китерергә мөмкин. Язын балалар уйный торган урыннарда контрольне көчәйтергә.

Ата-аналарга һәм укытучыларга киңәшләр
Балаларны өлкәннәр күзәтүеннән башка сулыклар янына җибәрмәгез, аеруча боз киткәндә.

Язгы ташу чорында кызлар һәм малайларга үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгез, елга һәм күл янында шаярмаска кирәк.

Боз киткәндә һәм ташу чорында саклану чаралары турында балаларга аңлату зарур. Ватылган бозлар, салкын су, йөгерек агымнар бала тормышына куркыныч тудырырга мөмкин.

Укучылар игътибарына
Язгы ташуда бозга кермәгез.
Текә яр һәм су юган яр буйларында басып тормагыз: яр ишелергә мөмкин.
Култыкса һәм койма аша елгада боз китүен күзәткәндә иелмәскә кирәк.
Елга, күлләрдә бәхетсезлек очрагына юлыксагыз югалып калмагыз, өйгә йөгермәгез, ярдәм сорап кычкырыгыз.
Тормышыгызны куркыныч астына куймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X