Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Вагончыкларда эшли башладык

    Химиклар көне алдыннан НАК цехының компрессор җайланмалары машинисты Николай Сутягинга республиканың Атказанган химигы исеме бирелде. Ветеранга бүләкне Түбән Кама шәһәрендә узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Николай Александрович сөйләвенчә, бу вакыйга көтелмәгән, дулкынландыргыч һәм хәтердә калырлык булды. Сутягиннар гаиләсе өчен яшәешнең Менделеевск белән бәйле этабы 1988 елда башлана. Гаилә...

    Химиклар көне алдыннан НАК цехының компрессор җайланмалары машинисты Николай Сутягинга республиканың Атказанган химигы исеме бирелде.
    Ветеранга бүләкне Түбән Кама шәһәрендә узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Николай Александрович сөйләвенчә, бу вакыйга көтелмәгән, дулкынландыргыч һәм хәтердә калырлык булды.
    Сутягиннар гаиләсе өчен яшәешнең Менделеевск белән бәйле этабы 1988 елда башлана. Гаилә башлыгы төзелә торган химия заводына белгеч буларак чакыру ала - бу чорга аның Мәләүз шәһәрендәге шундый ук предприятиедә эш тәҗрибәсе була. Компрессор җайланмалары машинисты белгечлеген һөнәр училищесында үзләштерә.
    - Вагончыкларда эшне башладык, - дип искә ала ул. - Җиһаз монтажланган арада инструкция, схемаларны өйрәнә идек, Украинага стажировкага бардык.
    Цехны эшләтеп җибәрү, беренче продукцияне алу Н.Сутягин һәм аның коллегаларының һөнәри осталыгын тикшерүдә җитди имтихан була. Ул концентрацияләнмәгән азот кислотасы җитештерү цехына, предприятиедә эшләүгә 20 елга якын гомерен багышлый.
    - Эшем бик ошый, - ди Н.Сутягин, - коллективның төп өлеше - җитештерүдә беренче көннән эшләүчеләр.
    - Николай Александровичның һөнәри үсеше елдан-ел камилләшә, - дип билгеләп үтә җитештерү-техник бүлек начальнигы урынбасары Любовь Мульдиярова. - Ул бик җаваплы хезмәткәр, тәҗрибәле остаз һәм ышанычлы кеше.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: