Вакытлы уңайсызлыкларны халык аңлый
500
0
0
Шәһәрней өч күпфатирлы йортында капиталь ремонт эшләре бара. Шушы көннәрдә журналистлар төркеме әлеге объектларда булды. Трудовая урамының 8 нче йортында унбер подъезд, монда Карпов исемендәге химия заводы бүлекчәсе төзүчеләре эшли. ремонтка апрель уртасында керештеләр, август уртасына куллануга тапшырырга ниятлиләр. Бүгенге көндә йортның түбәсе, канализация, кайнар һәм салкын су торбалары ремонтланган....
Шәһәрней өч күпфатирлы йортында капиталь ремонт эшләре бара. Шушы көннәрдә журналистлар төркеме әлеге объектларда булды.
Трудовая урамының 8 нче йортында унбер подъезд, монда Карпов исемендәге химия заводы бүлекчәсе төзүчеләре эшли. ремонтка апрель уртасында керештеләр, август уртасына куллануга тапшырырга ниятлиләр. Бүгенге көндә йортның түбәсе, канализация, кайнар һәм салкын су торбалары ремонтланган. Объектта бер үк вакытта берничә бригада - слесарь, сантехник, штукатур - буяучылар эшли.
- Хәзер подъездларда ремонт эшләре дәвам итә, фасадны яңартабыз, - дип сөйли бизәү эшләре мастеры Галина Хәкимова, аның бригадасында 15 кеше.
- Эшчеләр иртәдән кичкә кадәр хезмәт куя. Йортның нигезен, подвалын рәтлиләр. Химия заводының ремонт төзелеш идарәсе хезмәткәрләре йортта яшәүчеләр белән уртак тел таптылар, - дип сөйли Лилия Галиева. - Подъездларда бер-бер артлы ремонт төгәлләнүен карап тору күңелгә рәхәтлек бирә. Капиталь ремонт төгәлләнгәч, ишегалды бәйрәме оештырырга уйлыйбыз.
Унынчы подъезд әбиләре эш барышын күзәтәләр.
- Менә безнең подъездга да чират килеп җитте, - дип шатланыша алар.
- Бүген мин өйдә дежур торам, - ди Юлия Тихонова, аның фатирында батареяларны алыштыралар. - Эшне төгәл башкаралар, мин канәгать.
Химиклар урамындагы 10 нчы һәм Чоловский урамының 14 нче йортларында 60 фатир. Ремонт эшләре белән "Стройхимсервис" ҖЧҖнең Түбән Камадан килгән бригадасы шөгыльләнә. Участок начальнигы Сергей Вдовин аңлатуынча, бригадада 30 кеше, шуларның күбесе монда яшәүчеләр.
- Ремонтка бераз соңарып, май аенда керештек. Химиклар урамындагы 10 нчы йортның түбәсе ремонтланды, ә Чоловский урамындагы 14 нче йортның түбәсендә эш төгәлләнү алдында. Мондый кызу көннәрдә түбәдә эшләүчеләргә бигрәк тә кыенга туры килә. Ике йортта да кайнар һәм салкын су, канализация торбалары алыштырылды. Нигезе тирәсе асфальтланды. Подъезд тәрәзәләре яңартылды. График буенча бу йортларны август уртасында куллануга тапшыру планлаштырыла, чиратта тагын ике объект - торак йортларга ремонт эшләре башларга уйлыйбыз, - ди Сергей Анатольевич.
Фасадта, подъездларда ремонт дәвам итә. Штукатур-буяучы Әлфия Ермөхәмәтова җәй көне вакытлы эшкә урнашкан оныгы Алена белән тәҗрибәсен уртаклаша.
- Безнең йорт капиталь ремонт программасына эләгүен ишеткәч, бик шатландык, - ди Чоловский урамының 14 нче йортында яшәүче Владимир Тимонин, - вакытлы кыенлыкларны халык аңлый.
Венера Әмирова,
Гөлшат Гыйләҗева һәм Рәис Сәхапов фотолары


.jpg)
.jpg)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9600
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7400
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19300
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.11700
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10100
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12100
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19300
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14400
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84