Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакыт, алга!

ВЛКСМның 100 еллыгына С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда “Комсомолдагы яшьлегем минем” исемле тантаналы кичә узды.

Анда шәһәр һәм районның комсомоллар хәрәкәте активистлары катнашты.


Чара “Шаян” һәм “Кристалл” коллективларының “Вакыт, алга!” композициясе белән башланды.


Район башлыгы Валерий Чершинцев җыелганнарны бәйрәм белән котлады, илебездә һәм районда комсомолның әһәмиятен билгеләде. Ул комсомолны әйдәп баручылар Петр Фёдоров һәм Нина Романовага Рәхмәт хатлары тапшырды.


Котлауларга район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, судья Рафис Әхметшин һәм башкалар кушылды.


Фойеда туган якны өйрәнү музее һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре, Россия пенсионерлар Союзының җирле бүлеге әгъзалары күргәзмә оештырды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Мария Колупаева тематик викторина әзерләде, программаны тирән эчтәлекле концерт дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев