Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Валерий Чершинцевның коронавирус таралу куркынычы уңаеннан менделеевлыларга мөрәҗәгате

Җитәкче билгеләвенчә, безнең сәламәтлегебез һәм әлеге хәлнең катлаулануы һәр кешенең аңлавына һәм җаваплылыгына бәйле.

«Менделеевлыларны әлеге вакыйгага җаваплы карауларын үтенәм. Сез телевидениедән яңалыкларны карыйсыз, газеталарда һәм социаль челтәрләрдә коронавирус пандемиясенең бөтен дөньяга куркыныч тудыруын карыйсыз һәм ишетәсез. Без район халкын яклау буенча тиешле планнар булдырабыз. Шәһәрнең барлык службалары да әзерлек режимында эшли: бердәм диспетчерлык хезмәте, авария службасы, район үзәк больницасы, муниципаль хезмәткәрләр һәм массакүләм матбугат чаралары вәкилләре. Барыгызны да йортларыгызда, фатирларыгызда булырга һәм үзегезнең сәламәтлегегезгә игътибарлы булырга чакырам»,– дип белдерде җитәкче.

Валерий Чершинцев ялгыз яшәүче өлкән буын вәкилләре өчен үз иреге белән ярдәм итүчеләр эше оештырылуы турында искә төшерде. 

Менделеевскида «Кайнар линия» ачылды, анда 65 яшьтән өлкәнрәкләр шалтырата алалар. Шулай ук шәһәрдә Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре һәм башкарма комитет вәкилләре катнашында рейдлар оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, 30 марттан 5 апрельгә кадәр республикада «куркынычсызлык атнасы» игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев