Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватан улларына багышлана

Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы кичәдә катнашучыларга мәктәп укучылары тынычлык символы - ак күгәрченнәр бүләк иттеләр. Тамаша залында беренче рәтләрне фронтовиклар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар - 70 ел дәвамында күк йөзенең тыныч булуы белән без аларга рәхмәтле булган хөрмәтле ветераннар алды. Алар белән янәшә - тыл хезмәтчәннәре - кырларда һәм...

Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы кичәдә катнашучыларга мәктәп укучылары тынычлык символы - ак күгәрченнәр бүләк иттеләр.
Тамаша залында беренче рәтләрне фронтовиклар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар - 70 ел дәвамында күк йөзенең тыныч булуы белән без аларга рәхмәтле булган хөрмәтле ветераннар алды. Алар белән янәшә - тыл хезмәтчәннәре - кырларда һәм цехларда фронтка киткән әтиләрен алыштырган кырыгынчы еллар балалары һәм үсмерләре.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев ветераннарны, Ватан сагында торганнарны һәм торучыларны бәйрәм белән котлады. Валерий Сергеевич ихлас рәхмәт сүзләре белән фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медальләрен тапшырды. Бу көнне юбилей медале Пётр Кнутов, Александр Февралёв, Хәсән Сәйфуллин, Николай Ксенофонтов һәм башкаларның күкрәкләрен бизәде. В.Чершинцев концертка килә алмаган фронтовикларга бүләкләрне өйләрендә тапшырды.
Ватан сакчыларына ихлас котлауларны районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев, сугышчы-интернационалистның әнисе Раиса Куршакова юллады.
Республиканың хәрби комиссары һәм район җитәкчесенең Мактау грамоталары белән хәрби комиссариат хезмәткәрләре бүләкләнде. Дамир Вәлиевка Коры җир гаскәрләренең "Хезмәтләре өчен" махсус билгесе тапшырылды.
Концерт программасында Гассар исемендәге мәдәният сараеның, сәнгать мәктәбенең, Балалар иҗат үзәгенең иң яхшы коллективлары һәм солистлары катнашты.
Һәрвакыттагыча, ветераннар хоры югары осталык белән чыгыш ясады.
Сәхнәгә муниципаль хезмәткәрләрнең, авыл җирлекләре башлыкларының вокаль ансамбльләре чыгуы тамашачы өчен сюрприз булды. Зал район башлыгы урынбасары Ләйсән Галееваның татар биюен, аңа Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиеваның гармунда уйнап торуын көчле алкышларга күмде.
Тантаналы чара "Безнең армия иң көчлесе" җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Ватанны саклаучылар көне