Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Велоузыш традициягә керәчәк

    Һәм гомумшәһәр күләмендәге һәр бәйрәм алдыннан оештырылачак. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы мондый беренче чара Химиклар көне кысаларында узды. Хәбәрчебез Асия Мөхәммәтханова велосипедта йөрүчеләр белән аралашты. 10 нчы сыйныф укучысы Аделия Әхмәдшина һәм Яр Чаллыдан әбисенә кунакка кайткан Савелий Голубятников Тихоноводан килгәннәр. - Кече яшьтән велосипедта йөрим. Миңа табигать кочагында җилдәй...

    Һәм гомумшәһәр күләмендәге һәр бәйрәм алдыннан оештырылачак.
    Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы мондый беренче чара Химиклар көне кысаларында узды.
    Хәбәрчебез Асия Мөхәммәтханова велосипедта йөрүчеләр белән аралашты.
    10 нчы сыйныф укучысы Аделия Әхмәдшина һәм Яр Чаллыдан әбисенә кунакка кайткан Савелий Голубятников Тихоноводан килгәннәр.
    - Кече яшьтән велосипедта йөрим. Миңа табигать кочагында җилдәй җитез җилдерүе ошый. Әтием Илдарның җиңел машинасында йөрергә дә өйрәндем инде.
    Велоузышта теләп катнашам, - ди Аделия.
    Һөнәре буенча инженер Дмитрий Балуев ярышка кечкенә кызы Даша белән килгән.
    - Узган елда велосипед сатып алдым. Кызым белән еш йөрергә чыгабыз. Ул кайчан велосипед белән барабыз, дип көн дә сорый, - ди Дмитрий Сергеевич.
    "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова район күләмендә велоузыш оештырылуның әһәмиятен билгеләде.
    - Көчле, җитез һәм сәламәт булуда әлеге спорт төренең файдасы бәяләп бетергесез. Элек эшкә, бакчага, ял итәргә велосипед белән йөриләр иде, - ди Клавдия Ивановна.
    Район җитәкчесе Валерий Чершинцев халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен әлеге спорт төренең иң үтемле чараларның берсе булуын ассызыклады, аның белән мавыгучылар саны киләчәктә тагын да артыр, дигән ышаныч белдерде.
    Валерий Сергеевич җитәкчелегендәге муниципалитет вәкилләре, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Олег Сабаев һәм аның хезмәттәшләре, велоспорт сөючеләр шәһәр урамнары буйлап аерым маршрут үттеләр. Аларны ашыгыч ярдәм, дәүләт автоинспекциясе машиналары озата барды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: