Ветеран котлаулар кабул итте
Районда олуг юбилейлары уңаеннан сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын тапшыру дәвам итә. Күптән түгел район башлыгы Игорь Привалов исеменнән аның урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, социаль яклау идарәсе хезмәткәре Зөлфирә Сөләйманова һәм санитария-эпидемиология станциясеннән Валерий Якимов җитәкчелегендәге коллегалары котлау белән хезмәт һәм тыл ветераны Мәрзидҗә Төхватуллинада булдылар....
Районда олуг юбилейлары уңаеннан сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын тапшыру дәвам итә.
Күптән түгел район башлыгы Игорь Привалов исеменнән аның урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, социаль яклау идарәсе хезмәткәре Зөлфирә Сөләйманова һәм санитария-эпидемиология станциясеннән Валерий Якимов җитәкчелегендәге коллегалары котлау белән хезмәт һәм тыл ветераны Мәрзидҗә Төхватуллинада булдылар.
Бу көнне аңа 95 яшь тулды. Мәрзидҗә әбинең сау-сәламәт, көр күңелле булып калуы куандыра.
- Сез сынауларга бирешмичә, тормышны сөеп яшисез. Исәнлектә-иминлектә яшь буынга үрнәк булып, озак гомер кичерегез, - дип теләкләрен җиткерделәр кунаклар.
Юбилярның бәйрәм табынына үз куллары белән әзерләгән бәлеш чыгаруы бөтенесен шаккаттырды.
- Бәхетле, тыныч тормышның тәмен белеп яшим. Аллаһы Тәгалә озын гомер биргән, шөкер. Табигатем буенча мин көрәшче, шулай булмаса, гомер юлында очраган авырлыкларны җиңә алмас идем. Әти-әнием тырышлыгы белән Бәзәкәдә мул тормышта яшәдек. Тик, "кулак" исеме тагып, гаиләбезне таркаттылар, хәерче иттеләр. Шуннан соң кара кайгы суын күп чөмерергә туры килде. Ләкин горур калдык, баш имәдек, әле һаман да бирешергә исәп юк, - ди тормыш мизгелләрен искә алып ветеран.
Мәрзидҗә Гатаулловна сугыш башланган елда Тын Таудагы медицина пунктына санитар булып урнаша. Үҗәт, зирәк кызга озакламый укырга юллама бирәләр. Бондюг профилактика бүлегенә дезинструктор булып эшкә кергән белгеч шушы өлкәдә кырык елга якын хезмәт куя.
Татарстан Финанслар министрлыгында хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан кызы Сания Әхмәдуллина, бала чакларын искә төшереп, болай диде:
- Әти белән яшәгән вакытны бик ачык хәтерләмим, миңа биш яшь тулганда гаилә таркалган. Әнием зифа буйлы, чибәр, сөйкемле булды. Гомер буе химикатлар белән эшләде. Бердәнбер якын кешемнең сәламәтлеге өчен бик борчыла идем. Хезмәт сөючән, белемгә омтылучан, туры сүзле, гадел буларак миндә дә шул сыйфатларны тәрбияләргә тырышты.
Җәй айларын әни безнең Казан артындагы бакчада уздыра. Аңа табигать кочагында, җиргә якын булу бик ошый. Яраткан оныгы Динара (Президент Аппаратында бухгалтер), оныкчыгы Диана белән аралаша. Ә көзен яңадан күңеленә якын Менделеевскига кайта. Быел да, 9 май бәйрәмен билгеләп үткәч, үзебезгә алып китәчәкбез. көчле рухлы, акыллы киңәшләр бирүче әни-әбиебез безгә кадерле.
Унбиш ел Мәрзидҗә әбигә ярдәм күрсәтүче социаль хезмәткәр Линда Цыгвинцева да әңгәмә кушыла,
- Озак еллар дәвамында аралашу безне туганлаштырды. Мин аны ярты сүздән аңлыйм. Тормыш авырлыкларына, сырхауларга бирешмичә, оптимист булып калуын хөрмәт итәм. Мине үзе әзерләгән беленнәр белән сыйлый. Ул мөмкин булганча хәрәкәтләнергә тырыша, "яткан таш астыннан су акмый", дип кабатларга ярата.
Фәймә Вахриева
Рәис Сәхапов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.11600
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.9500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.10800
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.11800
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.9700
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.11900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр9700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.9100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.13900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика