Ветераннар дөньяда тынычлык яклы
Чәршәмбе көнне район ветераннар советында ветераннар хәрәкәте активистларының киңәйтелгән утырышы булды. Очрашуда катнашучылар, Украинадагы вакыйгалар өчен борчылу белдереп, район халкы арасында мәгълүмати-сәяси грамотасызлыкны бетерү буенча инициатива белән чыктылар. - Хәрби хәрәкәтләргә китергән Украинадагы катлаулы хәл, зур сугыш чыкмасын өчен конфликт булган территориягә гаскәрләр кертүне тыючы Россия Президенты Владимир Путинның үлчәнелгән...
Чәршәмбе көнне район ветераннар советында ветераннар хәрәкәте активистларының киңәйтелгән утырышы булды.
Очрашуда катнашучылар, Украинадагы вакыйгалар өчен борчылу белдереп, район халкы арасында мәгълүмати-сәяси грамотасызлыкны бетерү буенча инициатива белән чыктылар.
- Хәрби хәрәкәтләргә китергән Украинадагы катлаулы хәл, зур сугыш чыкмасын өчен конфликт булган территориягә гаскәрләр кертүне тыючы Россия Президенты Владимир Путинның үлчәнелгән сәясәте турында аңлатма иң элек әле дөньяга ныклы карашы формалашмаган яшьләргә кирәк. Өлкән буын кешеләре үз җилкәләрендә күп михнәт кичерделәр һәм, Россия белән Украина арасында сугыш башланса, аның нәрсәгә китерәчәген яхшы аңлыйлар. "Без бердәм булганда җиңелмибез" - безнең якташларыбыз буыны тормыш буйлап шундый лозунг белән атлады. Ул бүген дә популярлылыгын югалтмый, - дип ассызыклады шәһәр Советы рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча штаб начальнигы Илсөяр Гобәйдуллина.
"Межрегионгаз-Казан" ЯАҖ генераль директоры киңәшчесе Рөстәм Гафаров тема буенча үз фикерен белдерде.
Ветераннар Украина качаклары өчен әйберләр җыюны оештыру тәкъдиме белән чыктылар.
- Кабул итү пунктын без ветераннар советы бинасында урнаштыра алабыз, - диде рәис Любовь Сорокина.
Җыелганнар бу тәкъдимне хуплады.
Очрашу барышында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова Татарстанда "Халык җыены" исемле яңа проектның гамәлгә ашырыла башлавы турында мәгълүмат бирде.
- Халык җыеннарының максаты - яшәеш белән бәйле проблемаларны һәм мәсьәләләрне тыңлау, шулай ук җирле территорияләрне һәм республиканы үстерү буенча тәкъдимнәрне кабул итү. Алар киләсе биш елга "Бердәм Россия" партиясе гамәлләре программасына кертеләчәк, - диде Клавдия Ивановна.
Ветераннар республика йогынтысы белән хәл итәргә кирәк булган берничә проблеманы билгеләп үттеләр.
- Шәһәргә вокзал һәм мунча кирәк. Шулай ук халык сыйфатлы медицина хезмәтенә мохтаҗ, - диләр алар.
- Иртәме, соңмы, бу проблемалар хәл ителәчәк. Иң мөһиме - җирдә тынычлык һәм тотрыклы икътисадый хәл булсын.
Дөньядагы глобаль проблемалар фонында безнекеләр алай ук кискен түгел кебек.
Кайберләрен, мисал өчен, территорияне төзекләндерүне зур чыгымнарсыз, күмәк көч белән хәл итәргә була. Бер мисал китерәм: йорт янында чәчәк түтәле ясадым, ә аларны тәрбияләүдә ярдәмчеләр табылмады. Клумбаларга еш кына машина куялар. Моны ничек атарга? Тәртипле булу кагыйдәләрен тәрбияләргә кирәк, шул вакытта низаглар да булмас, - диде хезмәт ветераны Тәскирә Галеева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.2600
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.5900
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.4400
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.5000
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.4900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10000
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.5100
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.5900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика