Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннар изге эшләр һәм идеяләр авангардында

Май аенда район ветераннар советы яңа бинага күченгәнгә бер ел була. Район башлыгы Игорь Привалов боерыгы буенча 2013 елда Бөек Җиңү көне алдыннан 4 нче мәктәпнең янкормасында "Ветеран" үзәген ачу тантанасы булды. Бүген анда ветераннар хәрәкәтен ныгыту, өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемалы мәсьәләләрен хәл итү буенча эш кайный. Ветераннарның актив тормыш...

Май аенда район ветераннар советы яңа бинага күченгәнгә бер ел була.
Район башлыгы Игорь Привалов боерыгы буенча 2013 елда Бөек Җиңү көне алдыннан 4 нче мәктәпнең янкормасында "Ветеран" үзәген ачу тантанасы булды. Бүген анда ветераннар хәрәкәтен ныгыту, өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемалы мәсьәләләрен хәл итү буенча эш кайный. Ветераннарның актив тормыш позициясе соклану тудыра. Алар ил, республика, район вакыйгалары белән кызыксыналар, чит кайгыны да йөрәкләренә якын кабул итәләр.
- Һәр атнаның чәршәмбе көнендә без төрле мәсьәләләрне тикшерәбез, әйтелгән тәкъдимнәрне берләштереп, район хакимиятенә, төрле служба һәм ведомстволар җитәкчеләренә юллыйбыз, - ди район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, утырышны ачып.
Совет беренче чиратта Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләләрен тикшерде.
- Иң мөһиме - хөрмәтле ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына игътибар һәм кайгырту күрсәтү. Бүген арабызда 37 сугыш ветераны яши. Аларның һәркайсы үзе лаеклы ялга киткән предприятие җитәкчесенә, мәктәп укучылары исәбеннән волонтёрларга, социаль яклау идарәсе эгидасында медицина хезмәткәренә беркетелергә тиеш, - диде Любовь Ионовна.
- Яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшне активлаштыру максатында мәгариф идарәсе белән берлектә лекторлар төркеме оештырырга кирәк. Балаларыбыз сугыш афәте турында үз күзләре белән күргән кешеләрдән ишетсен, - диде ветераннар советының патриотик тәрбия буенча комиссия рәисе Владимир Трапезников.
Совет әгъзалары тыл хезмәтчәннәренә, толларга һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл төзү, Советлар Союзы Геройлары истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән чыктылар.
- Һәйкәлне халыктан җыелган акчага да төзергә була. район тарихында андый очраклар булды. Менделеевлылардан җыйган акчага Геройлар аллеясы үзгәртеп корылды, сугышчы-интернационалистларга мемориал төзелде. Геройлар исеме белән урамнарны гына түгел, мәктәпләрне дә атарга була, - дип ассызыкладылар алар.
Чираттагы тема шәһәрне төзекләндерү булды.
- Районда шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен чистарту буенча икеайлык игълан ителде. Без менделеевлыларны чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә катнашырга чакырабыз. Менделеевск - уртак йортыбыз. Без аны чиста, уңайлы һәм матур итеп күрергә телибез. Пенсионерлар арасында патриотлар күп. Кайберләре май аенда йортлары янына утыртырга чәчәк кәлшәләрен махсус үстерәләр. Моны башка шәһәрлеләр, авыл халкы да үрнәк итеп алса, яхшы булыр иде, - диде Л.Сорокина.
Совет Кырым һәм Украинадагы вакыйгаларны да читләтеп үтмәде.
- Кырымдагы конфликтны тыныч юл белән хәл итү илебез Президенты, "Бердәм Россия" партиясе лидеры Владимир Путинның зирәклеген тагын бер кат дәлилли. Бер генә кешене дә корбан итмичә шундый катлаулы хәлдән чыгуга Көнбатыш гаҗәпләнә. Россия Президенты һәм аның командасының төгәл уйланган сәясәте Владимир Владимировичның рейтингын сизелерлек күтәрде, - дип билгеләп үтте медицина хезмәте күрсәтү һәм ташламалы дарулар белән тәэмин итү буенча комиссия рәисе Пётр Фёдоров.
- Замана үзгәргән саен, сәяси шартлар да үзгәреш кичерә, яшәеш кыйммәтләре мәгънәсен югалта. Советлар Союзы таркалды, бәйсез дәүләтләр барлыкка килде. Без бернинди әһәмиятлелек калмаган чорның шаһитлары булдык. Әмма зур бәла туды - Кырымдагы вакыйгалар халыкны тетрәндерде, берләштерде, күмәкләш-терде. Бу бөек патриотизм үрнәге түгелмени?! Мин барыгызны да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасын хупларга һәм, махсус исәпкә акча күчереп, Кырым халкына ярдәм күрсәтергә өндим, - диде оештыру-масса комиссиясе рәисе Тәскирә Галиева.
- Яшьләрнең дә илдәге хәлне дөрес бәяләве куандыра. Минем оныгым Мурманск өлкәсендә хезмәт итә. Биредә Шойгу планнан тыш өйрәнүләр игълан итә. Без дулкынлана башладык. Оныгыма хәрби частька шалтыратабыз. Ул безгә: "Барысы да яхшы. Безнең армия көчле. Без Путинга һәм Хөкүмәтебезгә ышанабыз. Әгәр кирәк булса, барыбыз бергәләшеп илебез сагына басачакбыз", - диде дип өсти социаль комиссия рәисе Роза Галеева.
Аннан ветераннар советы өченче буын кешеләренең "Балкыш" республика фестиваленә һәм 10 спорт төре буенча спартакиадага әзерлек мәсьәләләрен тикшерде.
- Бездә талантлар да күп, спортчыларыбыз да җитәрлек. Ветераннар район данын лаеклы яклар дип уйлыйм. Оешмада телефон да эшләсә, без тагын да оперативрак булыр идек, - дип оптимистик рухта чыгышын тәмамлый Любовь Ионовна.
Ветераннарның аралашуын игътибар белән тыңлаганнан соң, аларның оптимист, кешелекле, җаваплы булуына сокланам. Тормыш юлларында авырлыкларны да күп күргәннәр, язмыш алар өлешенә сынауларны да күп биргән. Әмма, барысын да җиңеп чыгып, күңел күтәренкелеген һәм яшьлекләрен саклап калганнар. Ветераннар - безнең горурлыгыбыз һәм тормышта юнәлеш бирүчеләребез. Аларга ныклы сәламәтлек юлдаш булсын.

Лариса Миңнегалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Совет

2
X