Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннар тынычлык сакларга өнди

"Бердәм Россия" партиясе эгидасында район ветераннар советы белән чираттагы очрашуда элеккеге сәүдә хезмәткәрләре катнашты. Чараның инициаторы шәһәр Советы рәисе урынбасары Илсөяр Гобәйдуллина һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова илдә, Украинада һәм Кырымдагы вакыйгалар турында мәгълүмат белән чыгыш ясадылар. Очрашуда катнашучылар "СССР. Җимерелү" фильмын карадылар, үзгәреш...

"Бердәм Россия" партиясе эгидасында район ветераннар советы белән чираттагы очрашуда элеккеге сәүдә хезмәткәрләре катнашты.
Чараның инициаторы шәһәр Советы рәисе урынбасары Илсөяр Гобәйдуллина һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова илдә, Украинада һәм Кырымдагы вакыйгалар турында мәгълүмат белән чыгыш ясадылар.
Очрашуда катнашучылар "СССР. Җимерелү" фильмын карадылар, үзгәреш чорындагы кичерешләре белән уртаклаштылар. Ветераннар бүген үзләрен борчыган проблемаларга да тукталдылар.
- ТКХ һәм бюджетның җитешмәве һәрвакыт халыкны дулкынландырды. Ләкин илдә тотрыклылык һәм тынычлык төп кыйммәтләр булып калырга тиеш. Безгә Президентыбыз Владимир Путин сәясәте яклы булу зарур. "Бердәм Россия" - власть партиясе. Аны хупларга кирәк, - дип өндәде Тәскирә Галеева.
Сәүдә ветераннары Кырым халкына ярдәмгә акча күчерү инициативасына кушылдылар.
Гомерен сәүдә хезмәтенә багышлаган хезмәт һәм тыл ветераны Разыя Фәйзихановна Зыятдинованы юбилее белән котлау чараның кульминациясе булды.
Лариса Миңнегалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары СССР