Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ветераннарга хөрмәт һәм дан

    1 октябрьдә районда Өлкәннәр ункөнлеге старт алды. Ул традиция буенча сугыш һәм хезмәт ветераннары активының район җитәкчелеге очрашуы белән башланды, аның барышында мөһим документка - үзара хезмәттәшлек турында ике яклы килешүгә кул куелды. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин җыелганнарга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Район җитәкчесе Игорь Привалов ветераннар адресына...

    1 октябрьдә районда Өлкәннәр ункөнлеге старт алды.

    Ул традиция буенча сугыш һәм хезмәт ветераннары активының район җитәкчелеге очрашуы белән башланды, аның барышында мөһим документка - үзара хезмәттәшлек турында ике яклы килешүгә кул куелды.
    Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин җыелганнарга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
    Район җитәкчесе Игорь Привалов ветераннар адресына җылы котлау адреслады:
    - Өлкән буын кешеләре тирән хөрмәткә лаек. Сезнең фидакарь хезмәтегез, Ватанны чиксез яратуыгыз нәтиҗәсендә без тыныч күк йөзе астында яшибез, сез төзегән халык хуҗалыгы объектларыннан файдаланабыз. Химия промышленносте флагманы - Л.Карпов исемендәге химия заводы шуңа мисал булып тора. Бу тарихи җирдә танылган химиклар династияләре яшәмәсә, "Менделеевсказот"та, төзелә торган "Аммоний" предприятиесе дә булмас иде.
    Мин һәрвакыт әйтәм: "Өлкәннәргә синең мөнәсәбәтең нинди, балаларың да сиңа карата шундый мөнәсәбәттә булырлар". Сезгә ныклы сәламәтлек телим, гомер көзегез кояшлы булсын.
    ТР Дәүләт Советы исеменнән тантана геройларын депутат Рафил Ногуманов котлады. Сәламәтлек һәм озын гомер теләп, ул ветераннарны яшьләр белән актив эшләргә өндәде:
    - Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә сезнең ролегез бәһасез дип уйлыйм.
    Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина узган елгы килешү кысаларында планлаштырылган чаралар үтәлеше турында отчет бирде.
    Ул билгеләп үткәнчә, 2011-2015 елларга "Кайгырту" район программасы нигезендә узган елда алты сугыш ветеранының фатирында 96 мең сумлык косметик ремонт эшләнде, дүртесендә ремонт дәвам итәчәк. Сугыш ветераннарын бүләкләүгә һәм бәйрәм чараларын үткәрүгә чыгымнар күләме 1572028 сум тәшкил итте.
    Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 485 кеше реабилитация үтте, шул исәптән 15 сугыш ветераны. Бу максатларга 2143952 сум сарыф ителде. "Менделеевские новости" (494 данә) газетасына һәм "Моя газета"га (775 данә) бушлай яздыруны рәсмиләштерүгә 270 мең сумга якын акча тотылды.
    Сугыш һәм хезмәт ветераннары, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина залга җыелган өлкәннәрне котлады.
    - Ветераннар актив тормыш позициясе били, районның иҗтимагый-сәяси тормышына үзләреннән өлеш кертә, спорт ярышлары, үзешчән сәнгать смотрларында актив катнашалар, - диде ул, өлкән буын кешеләренә кагылышлы проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә йогынтылары өчен район һәм предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдереп.
    Очрашу 2013 елга килешүгә кул кую белән тәмамланды. Аны Р.Хәбибуллин һәм Л.Сорокина имзаладылар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: