“Владимир Шевчук. Алыштыргысыз”
Татарстанда билгеле булган һөнәри журналист һәм җәмәгать эшлеклесенең якты истәлегенә дөнья күргән китап шундый исем белән чыгарылды. 16 октябрьдә Владимир Николаевичка 60 яшь тулган булыр иде. "Татмедиа" ААҖ, матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчеләре, район газеталарының баш мөхәррирләре, туганнары һәм дуслары, коллегалары Нина Киркина һәм журналистлар берлеге секретаре Раилә Фәтхетдинова...
Татарстанда билгеле булган һөнәри журналист һәм җәмәгать эшлеклесенең якты истәлегенә дөнья күргән китап шундый исем белән чыгарылды. 16 октябрьдә Владимир Николаевичка 60 яшь тулган булыр иде.
"Татмедиа" ААҖ, матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчеләре, район газеталарының баш мөхәррирләре, туганнары һәм дуслары, коллегалары Нина Киркина һәм журналистлар берлеге секретаре Раилә Фәтхетдинова катнашында оештырылган җыентыкны тәкъдир итү кичәсен ачып, билгеләп үттеләр:
- Бу җыентык - вакытында әйтелми калганнарны җиткерү, нәшер ителми калганнар һәм истәлекләрне бөртекләп җыю, аның нинди журналист, коллега, дус, ир, әти, бабай булуын күзалларга омтылу. Тормыш безне Владимир Николаевич Шевчук белән очраштырганга шатлану өчен кирәк.
Алыштыргысыз кеше булмый, диләр. Әмма Шевчук күпләр өчен алыштыргысыз булды, чөнки башка беркем дә аның кебек ачык һәм образлы итеп яза, шулкадәр иркен һәм ихлас күңелдән аралаша, дуслаша белми, аның кадәр үткен итеп шаярта һәм тормыштагы теләсә нинди кызыклы вакыйгага куана белмидер.
"Татмедиа" матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов:
- Владимир Николаевич белән республиканың берничә районы буйлап йөрүемне әһәмиятле дип саныйм, нәкъ менә алар миңа таныш булмаган өлкәгә кереп китәргә һәм журналист һөнәренең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итте. Владимир Николаевич үзен теләсә нинди редакция коллективында үз кеше итеп хис итте - филиал җитәкчеләрен генә түгел, аның күп кенә хезмәткәрләренең исем-фамилиясен белде, һәр редакциянең проблемаларыннан хәбәрдар булды. Республиканың Иҗтимагый палата әгъзасы буларак, коррупциягә каршы көрәш, милләтара мөнәсәбәтләр, террор һәм экстремизмга каршы тору кебек гади булмаган темаларда яхшы ориентлаша, журналистларга әлеге темаларны газета битләрендә җәмгыятькә файдалы итеп яктырту турында фикерләрен җиткерә ала иде.
"Татмедиа" ААҖ генераль директоры Рөстәм Бикмөхәмәтов билгеләп үткәнчә, Владимир Шевчук гаиләсен ихластан яратты, эшенә күп көч бирде, Владимир Шевчукның якты истәлеген искә алырга һәм онытмаска коллегаларын өндәде.
"Менделеевские новости" газетасының баш мөхәррире Лариса Кривилёва болай диде:
- Безнең коллектив Владимир Николаевичка киңәш сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Катлаулы мәсьәләләр туганда, без һәрвакыт аңа шалтырата идек һәм ул кечкенә район редакциясе проблемаларына төшенеп, хәлдән чыгу юлын табарга ярдәм итә иде. Ул көчле, ышанычлы, зирәк кеше булды, аның тышкы кыяфәте генә дә хәл ителмәслек проблема булмауга ышаныч тудыра иде. Без аны һәрвакыт янәшәбездә булыр дип уйлыйбыз.
Аның 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә коллегалары бәйрәм табыны әзерләде.
- Володя бу вакыйганы бик көтте һәм үзенчә әзерләнде, күпсанлы коллегаларын һәм дусларын юбилеена җыярга хыялланды, - дип фикере белән бүлеште тол хатыны Лариса Геннадьевна һәм "Татмедиа" ААҖ җитәкчелегенә Владимир Николаевичның коллегаларына китап чыгарган өчен рәхмәт белдерде.
Лариса Кривилёва
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.14000
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12000
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13900
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11500
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10500
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10900
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12300
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика