"Өй каршында үскән өянкеләр яшьлегемне хәтерләтәләр..."
511
0
0
Песәй авылында яшәүче Рәфыйкова Минерәисә Сәлим кызына 12 июльдә 90 яшь тулды. Ул - озын хезмәт юлы узган, шул дәвердә бик күп балалар тәрбияләгән хөрмәтле якташыбыз. Рәисә апага ихлас тәбрикләү сүзләрен һәм истәлекле бүләкләрне район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветераннар советы рәисе Любов Сорокина, Песәй җирлеге башлыгы Фәнил Минегәрәев, "Чулпан"...
Песәй авылында яшәүче Рәфыйкова Минерәисә Сәлим кызына 12 июльдә 90 яшь тулды.
Ул - озын хезмәт юлы узган, шул дәвердә бик күп балалар тәрбияләгән хөрмәтле якташыбыз. Рәисә апага ихлас тәбрикләү сүзләрен һәм истәлекле бүләкләрне район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветераннар советы рәисе Любов Сорокина, Песәй җирлеге башлыгы Фәнил Минегәрәев, "Чулпан" балалар бакчасы тәрбиячесе Зәкия Минегәрәева һәм туганнары, якыннары җиткерде.
Машина асфалт юлдан җилдерә генә. Без авылга керәбез. Юбиляр яши торган йорт Үзәк урамда. Хәер, аны Мөгаллимнәр урамы дип әйтергә дә була. Бу урамда гомерен мәгарифкә багышлаган кешеләр - укытучылар Гайнелҗинан апа Шәрифуллина, Мәрдитҗә апа Арсланова, Фаик абый Минрахмановлар яшәде.
Рәисә апаның балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәнен генә беләм. Ләкин бүген аның биографиясенең бик күп үзенчәлекләре дә мәгълүм булды.
Капка төбенә кунакларны каршыларга балалары чыккан. "Әйдәгез, узыгыз!" дип алар безне өйгә алып кереп китте. Җыйнак авыл йорты. Диванда матур күлмәкләрен киеп Рәисә апа утыра. Янәшәсендә каенсеңлесе Мәрьям апа Рәфыйкова. Гомер диген ә?! Әле кайчан гына Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, бирегә эшкә кайткан иде бит ул. 1944 ел. Сугыш бетмәгән... Шул авыр елларда башлана аның хезмәт биографиясе. Балалар бакчасы дигән исем генә. Сабыйларга утырырга - урындык, ятарга карават юк. Уенчык дигәнен тәрбияче кыз төн утырып үзе әзерли. Кәгазьдән, чүпрәктән, саламнан - кул астында нәрсә бар, шуннан.
Сүзгә Менделеевск шәһәреннән кайткан туганы Илгизәр Тимергалиева кушыла:
- Рәиса апа Бәзәкәдә туып-үскән кыз ул. Минем әниемнең бертуган абыйсы - Искәндәр аның тормыш иптәше иде. Алар 1949 елда өйләнештеләр. Искәндәр абый колхозның алдынгы механизаторы булды, бик матур җырлый иде.
- Әтиебез 41 яшендә вафат булды. Без әнигә дүрт бала калдык. Миңа ул чакта 12 яшь иде. Әтине җирләгәч, бер төндә әнинең чәче ап-ак булды, - дип ачыклык кертә кызы Вәсилә.
Дүрт баланы үстереп аякка бастыру хатын-кыз иңенә төшә. Башка кияүгә дә чыкмый, иренә һәм яшьли сайлаган һөнәренә тугры кала. Лаеклы ялга чыкканнан соң да Песәй мәктәбендә озайтылган көн группасында эшчәнлеген дәвам итә ул.
Уллары Илдар,Фирдәвес, кызы Вәсилә гаиләләре белән хәзерге көндә Яр Чаллы каласында яши. Кызганыч, араларында Илшат кына юк. Әтисе кебек ул яшьли гүр иясе була.
- Рәисә апа үзенең бөтен барлыгын, көчен, вакытын, сәламәтлеген сабыйлар тәрбияләүгә багышлады. Үзем дә шул өлкәдә 30 елдан артык эшләгән кеше буларак, бу һөнәрнең авырлыкларын бик яхшы беләм. Нәниләр белән бик сабыр, киң күңелле, игътибарлы булырга кирәк. Рәисә апа шундый олы йөрәкле кеше, - ди Зәкия Минегәрәева. "Чулпан" мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе коллективы исеменнән Зәкия апа юбилярга изге теләкләрен ирештерде.
Рәисә апа кышка шәһәргә улы Илдар һәм килене Раушания янына китә. 40 ел элек Песәйгә килен булып төшкән Арча кызы Раушания аны үз әнисе кебек якын итә. Килененең әнисенә карата җылы мөнәсәбәте сизелеп тора.
Олыгайган көннәрен кадер-хөрмәт күрсәтүче балалары, туганнары белән каршылавы белән чиксез бәхетле ул.
Язлар килү белән аның йөрәге ярсый, торган җире, өй каршында үскән таныш өянкеләре сагындыра. Минерәйсә белән бергә алар да картаялар кебек...
Гөлшат Гыйләҗева, автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9600
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7400
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19300
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.11700
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10100
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12100
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19300
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14400
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84