Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа асфальт исе

Трудовая урамында юлны ремонтлау тулы көчкә бара. Ул урында чәршәмбе көнне булып, безнең иҗат төркеме шуңа инанып кайтты. Вәсилә Мортазина Рәис Сәхапов фотосы Без эш көне азагында килүгә карамастан, "Татнефтедор" предприятиесе хезмәткәрләре җиң сызганып армый-талмый эшлиләр. Юл салучылар вазифаларын шулкадәр бирелеп үтиләр, хәтта без килгәнне дә тиз генә абайламадылар. Шунлыктан...

Трудовая урамында юлны ремонтлау тулы көчкә бара. Ул урында чәршәмбе көнне булып, безнең иҗат төркеме шуңа инанып кайтты.
Вәсилә Мортазина
Рәис Сәхапов фотосы
Без эш көне азагында килүгә карамастан, "Татнефтедор" предприятиесе хезмәткәрләре җиң сызганып армый-талмый эшлиләр. Юл салучылар вазифаларын шулкадәр бирелеп үтиләр, хәтта без килгәнне дә тиз генә абайламадылар. Шунлыктан безнең аларны күзәтергә, яңа асфальт исе иснәргә вакытыбыз булды.
Бу өлкәдә 40 ел буена хезмәт куючы участок начальнигы Александр Фёдоров сөйләвенчә, юлга асфальтның аскы катламы түшәлгән, хәзер өске катламы салына. Шул ук вакытта тротуарга да асфальт түшәлә.
- Участокта 20кеше эшли. 4 КамАЗ машинасы, асфальт салу җайланмасы, трактор, берничә каток - барлыгы 10 берәмлек техника җәлеп ителде. Бу асфальттан 10-15 ел файдаланырга мөмкин, аннан ремонт эшләре кирәк була. Кайвакыт һава шартлары комачаулык тудыра, яңгыр һәм кар яуганда да эшләргә туры килә, - дип аңлата Александр Иванович һәм аның сүзләрен җөпләгән кебек яңгыр сибәли башлый.
- Трудовая урамын тиешле тәртипкә китергәннән соң, Советская урамында юлны рәтләүгә күчәбез. Бу безнең соңгы объект. Хәзер анда бордюрлар урнаштыру бара.
Без Советская урамына юнәлдек. Чыннан да юлның бер ягында яңа бордюрлар тезелешеп тора. Ә икенче якта махсус җайланма ярдәмендә чокыр казыйлар, әзерлек эшләре дәвам итә. Бу урындагы эшләрнең кураторы - юл участогы начальнигы Илдар Гайфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Асфальт

2
X