Яңа ел агачының икенче тормышы
Барыбыз да ярата торган Яңа елдан ылыс һәм мандарин исе килә. Кәефне яхшыртып, ылыс исе өйне тутыра. Кызганыч, бу гаҗәеп әкиятнең гомере кыска, ул ике-өч атнага сузыла, аннан соң үз вазифасын үтәгән агачны ташлыйлар: күпләр чүп контейнерына кадәр илтә, аеруча ялкаулар балконнан гына ыргыта. Бәйрәм үткәннән соң да чыршы һәм...
Барыбыз да ярата торган Яңа елдан ылыс һәм мандарин исе килә. Кәефне яхшыртып, ылыс исе өйне тутыра.
Кызганыч, бу гаҗәеп әкиятнең гомере кыска, ул ике-өч атнага сузыла, аннан соң үз вазифасын үтәгән агачны ташлыйлар: күпләр чүп контейнерына кадәр илтә, аеруча ялкаулар балконнан гына ыргыта. Бәйрәм үткәннән соң да чыршы һәм наратларны файдалы куллану турында корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина сорашып белеште.
Безне дулкынландырган иң төп мәсьәлә: "Бәйрәм узгач, шәһәрнең үзәк чыршысын нишләтәләр?" - дигән сорауны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитовка бирдек.
- Традиция буенча, утынга турыйбыз, - диде Рафаэль Хәмәтович. - Кагыйдә буларак, шәхси секторда яшәүчеләрдә аңа ихтыяҗ бар.
Финляндиядә Раштуа чыршысының бер генә ботагын да әрәм итмиләр. Бәйрәмнәрдән соң махсус машиналар шәһәр урамнары буйлап ташланган агачларны җыеп йөриләр, аларны җиһаз ясау фабрикасына эшкәртүгә яки котельныйларга илтәләр. Татарстанда да андый тәҗрибә бар, мисал өчен, күрше Чаллы шәһәрендә агачлардан ашлама ясыйлар.
- Әгәр ылыслы агачларны ташламыйча, кабат эшкәртсәләр, яхшы булыр иде, - дип саный "Экология" ҖЧҖ директоры Руслан Гришин. - Кызганычка каршы, Менделеевскида андый практика юк, шәһәр кечкенә һәм агачлар табыш китерер дигән ышаныч юк. Әлегә коммуналь служба һәр елны ташланган чыршы һәм наратларны шәһәр чүплегенә илтә. Без ул агачларны шәхси секторга китерергә риза, теләгән кеше генә булсын.
Лесничий Миңнегаян Мөхәммәтҗановтан без бер метрлы чыршы һәм наратны үстерү өчен ничә ел кирәклеген белештек.
- 7-10 ел, - ди Миңнегаян Таһирович. - Без тулы плантация үстерәбез. Шунлыктан район кешеләренең Яңа ел алдыннан өйләренә тере агач кую мөмкинлеге бар. Ылыс ботаклары - пошилар өчен тәмле азык.
- Ылыс - авыл хуҗалыгы терлекләре рационы өчен кирәкле А витаминының бай чыганагы, - дип билгеләп үтә Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рөстәм Галәмов.
- Урман гүзәлен ташларга ярамый, - дип раслый поликлиника мөдире Геннадий Герасимович. - Ылыс фитонцидлар бүлеп чыгара, авыру китереп чыгаручы микробларны үтерә. Энәләрен ингаляция ясау өчен кулланырга мөмкин, ылыслы ванналар да бик файдалы, чыршы себеркесе мунчада чабыну өчен кирәк. Ылыслы агачлар көле колорадо коңгызы һәм кәбестә күбәләге кебек корткычлар белән көрәштә кулланыла.
Мавыккан педагоглар җитәкчелегендәге БИҮ шәкертләре ылыс ботакларына икенче тормыш бүләк итәләр.
- Ылыс һәм табигый материал кулланып, балалар төрле әйберләр ясыйлар: венок, букет, үзенчәлекле композицияләр һ.б. Аннан үзәк фойесында күргәзмә оештырыла, - дип сөйли декоратив-гамәли иҗат бүлекчәсе мөдире Зәкия Әхмәдуллина.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли4700
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.7000
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.8000
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш9600
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте11800
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август12900
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте14000
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.4700
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнәМасштаблы тантаналар 27 майда узачак.6200
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.18700
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак18100
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.15200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика