Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел ярминкәләре башлана

Декабьдә Менделеевскида яңа ел алды ярминкәләре оештырыла, анда шәһәрлеләр бәйрәм өстәленә свежий продуктлар юнәтә алачак.

− Сату өчен продукция шәһәрлеләрнең теләкләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып китерелә. Сәүдә мәйданчыгында җирле артистлар һәм үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак, – дип сөйли Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин.

Аның билгеләвенчә, узган шимбәдә, 30 ноябрьдә үткәрелгән ярминкәдә 374 мең сумга продукция сатылган. «Юность» кинотеатры янындагы сәүдә мәйданчыгында кулланучыларга 17 авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең – җирле крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шулай ук Алабуга ит комбинаты продуктлары тәкъдим ителде.

Агымдагы елда оештырылган ярминкәләрндә 3,8 миллион сумлык продукт сатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев