Яңа елда хыяллар чынга аша
Яңа ел алдыннан Татарстан республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов «Теләкләр чыршысы» ирекле акция кысаларында, сигез яшьлек Лия Никонованың яңа ел хыялы язылган открыткасын сайлап алды.
Видеоэлемтә буенча Җәүдәт Юнысович кызны Яңа ел белән котлады, аңа сәламәтлек, яхшы укуын теләде һәм хыялын чынга ашырды. Ә Лия электр белән эшләүче теш щёткасын сорады. Кызга шулай ук татлы бүләкләр, чәчәкләр һәм Җ.Әхмәтхановтан теләкләр язылган исемле открытка юлланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев