Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елга запас туплар вакыт

Менделеевскида ярминкәләр 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Димәк, шәһәрлеләрнең экологик чиста продукция запасларга вакытлары бар.

Суыклар башлану белән сәүдә рәтләрендә ит һәм кош түшкәләре барлыкка килде. Шимбә көнне узган ярминкәдә җиләк-җимеш һәм кипкән җимешләр, сөт һәм сөт продуктлары, бал һәм умартачылык продуктлары күп иде.

– Итне һәрвакыт фермер Әһлиевлардан алам, – дип бүлешә Мөслимә Дәүләтова, – свежий, шуңа да тиз сатылып бетә.

Ирле-хатынлы Сәлаховлар ярминкәгә сөт продукциясенә килгәннәр. Алар сөт, эремчек һәм каймакны Раушания Харитоновадан алуларын әйттеләр.

Күршеләр – Алабуга ит комбинаты машинасы янында да сәүдә җанлы барды, аларның продукциясе һәрвакыт ихтыяҗ казана.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Илиза Миронова белдерүенчә, сатудан гомуми керем 257 мең сум тәшкил итте.

Чираттагы ярминкә иртәгә, 17 ноябрьдә, “Юность” район мәдәният йорты мәйданында була. Башлана 8 сәгатьтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев