Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Яңа җылылык трассасына ышаныч белән

    Өченче микрорайонда җылылык трассасын алыштыру эшләре бара. Эшне Казанның "Төзүче" фирмасы алып бара. Иртәнге сәгать 9да объектта эш кайный. Фирма директоры вазифаларын башкаручы Зөфәр Кәримуллин процесс белән җитәкчелек итә, аның бу өлкәдә эш стажы 40 ел белән исәпләнә. - Объектка апрель азагында керештек, тапшыру вакыты - май азагы. Эшкә алтышар...

    Өченче микрорайонда җылылык трассасын алыштыру эшләре бара.
    Эшне Казанның "Төзүче" фирмасы алып бара. Иртәнге сәгать 9да объектта эш кайный. Фирма директоры вазифаларын башкаручы Зөфәр Кәримуллин процесс белән җитәкчелек итә, аның бу өлкәдә эш стажы 40 ел белән исәпләнә.
    - Объектка апрель азагында керештек, тапшыру вакыты - май азагы. Эшкә алтышар кешелек ике бригада, шулай ук ике берәмлек техника: экскаватор һәм КамАЗ-манипулятор җәлеп ителгән. Җир өстендәге иске торбаларны яңага алыштырып, аска күмәбез. Изоляция өчен кулланыла торган пенополиуретан экологик куркынычсыз һәм токсик түгел. Болай эшләгәндә заманча торбалар йортлар арасында җылылыкны көйләү мөмкинлеге бирә. Әмма аларның иң мөһим өстенлеге - җылылык энергиясен минималь югалту.
    Казылган чокырга күз салабыз: 500 метрдан артык арада дүрт яңа торба сузылган. Химиклар урамының 11 нче йортында яшәүче Мария Шәрәфиева төзүчеләр эшен күзәтә.
    - Безнең микрорайондагы фатирларда кыш көне еш кына салкынча була. Күпләр, бигрәк тә кечкенә балалары булганнар, җылыткыч урнаштыралар. Яңа трасса бу проблеманы хәл итәр дип ышанабыз.
    Казан фирмасы яңартачак чираттагы җылылык трассасы үзәк больница янәшәсендә булачак.

    Вәсилә Мортазина

    Автор фотолары


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: