Яхшы әдәп дәресләре алдым
433
0
0
"Журналист һөнәрен үзгәртә" акциясе кысаларында миңа берничә сәгатькә официант эшенең нечкәлекләрен тою мөмкинлеге бирелде. Стажировка урыны итеп "Метелица" юл буе кафесы сайланды. Шулай итеп, минем карамакта официант эшенең үзенчәлекләре белән якыннан танышу өчен берничә сәгать вакыт. Мине кунакчыл администратор Люция Падучева каршы алды һәм кафега озатып куйды. Җитештерү мөдире Ирина...
"Журналист һөнәрен үзгәртә" акциясе кысаларында миңа берничә сәгатькә официант эшенең нечкәлекләрен тою мөмкинлеге бирелде. Стажировка урыны итеп "Метелица" юл буе кафесы сайланды.
Шулай итеп, минем карамакта официант эшенең үзенчәлекләре белән якыннан танышу өчен берничә сәгать вакыт. Мине кунакчыл администратор Люция Падучева каршы алды һәм кафега озатып куйды. Җитештерү мөдире Ирина Федорова эшнең үзенчәлеге белән таныштырды.
- Официант - кафе белән анда килүчеләрне үзара бәйләүче звено, ул - учреждениенең йөзе, - дип инструктажны башлый Ирина Рәшитовна. - Шуның өчен бу һөнәр иясенә түземле, ягымлы, мөлаем, тактлы булу кирәк. Официант эшли торган төп документ - меню, аны йөз процентка белү зарур. Ризыкның исемен генә түгел, аның составында ниләр булуын да. Шулай ук, официант менюдагы ризыкларның ничек әзерләнүеннән дә хәбәрдар булса яхшы, - дип дәвам итә мөдир, эш кайнаган кухняга алып кергәндә. Шеф-повар Әлфинур Гомәрова безгә игътибар итми, ул кайнар ашлар әзерләү белән мәшгуль.
Аңлавымча, миңа бәхет елмайды, чөнки төшке аш алды иде, ә кафе хезмәткәрләре билгеләп үтүенчә, халыкның күп йөргән вакыты 12дән 14 сәгатькә кадәр икән. Буш вакытым булганда, менюны өйрәнергә уйладым.
Шул вакытта кафега минем беренче клиентларым керде. Ирина Рәшитовна миңа алъяпкыч ябарга булыша. Башта бу кыяфәттә үземне уңайсыз сиздем. Әмма официант осталыгына өйрәнү барышында, үземә ышанычым артты. Мин кулымны яхшылап юам һәм заказ кабул итәргә чыгам. Официант Светлана Усольцева ярдәмгә килә. Ул кайдан һәм нәрсә алырга кирәклеген әйтеп тора: салатлар кайсы суыткычта, микродулкынлы мич кайда һ.б.лар. Һәм менә мин поднос күтәреп залга чыгам һәм барысы да мин уйлаганча җиңел түгеллеген аңлыйм. Светлананың эшләгәнен карап торганда, миңа ул үзен иркен тота кебек тоелды. Авыр подносны күтәреп рәт-рәт тезелгән өстәлләр арасыннан йөргәндә, игътибарлылык һәм җитезлек кирәк икән бит.
Бармен Марина Гвоздь төшке аш өчен исәп-хисапны ничек тутырырга кирәклеген аңлатты. Минем фикеремчә, яшьләр күрсәтелгән хезмәттән канәгать булып, тамаклары туеп чыгып киттеләр.
Берничә сәгатькә официант ролендә булып, мин шуны аңладым - бу һөнәр ияләренең эше киеренке, аларга сәгатьләр буена аяк өстендә торырга, күп кенә белем һәм күнекмәләргә ия булырга кирәк икән. Шул ук вакытта үзем өчен күп файдалы мәгълүмат алдым - кунакларга хезмәт күрсәтүдән башлап өстәлне сервировкалауга кадәр өйрәндем. Ләкин, шул ук вакытта, официант булып эшләү кызыклы. Бу һөнәр кешесенең моңаерга вакыты юк, даими хәрәкәттә, төрле кешеләр белән аралаша. Хәзер минем бу һөнәр вәкилләренә хөрмәтем тагын да артты.
Вәсилә Мортазина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.3000
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.2700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.3700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4000
-
4 март 2021 - 10:52Менделеевскида сәнәгать паркын төзү буенча очрашу үткәрелде Муниципалитет бинасында район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин һәм потенциаль инвестор белән ТОСЭР буенча белгечләр очрашты, дип яза муниципалитет сайты.3400
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.5500
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.5000
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.5500
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.7700
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10000
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.8700
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84