Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Яхшы гаиләләр – район горурлыгы

    Республика көне алдыннан районның иң яхшы егерме гаиләсе "Ханами" ресторанына район башлыгы белән бәйрәм очрашуына чакыру алды. Аларны "Межрегионгаз Казан" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков, аның ярдәмчесе Рөстәм Гафаров, "Менделеевсказот" ҖЧҖ генераль директоры Фирдис Абдрахманов котладылар. Безнең районда мәхәббәт һәм татулыкта яшәүче үрнәк гаиләләр аз түгел. Аларның күбесе зур хезмәт...

    Республика көне алдыннан районның иң яхшы егерме гаиләсе "Ханами" ресторанына район башлыгы белән бәйрәм очрашуына чакыру алды.



    Аларны "Межрегионгаз Казан" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков, аның ярдәмчесе Рөстәм Гафаров, "Менделеевсказот" ҖЧҖ генераль директоры Фирдис Абдрахманов котладылар.
    Безнең районда мәхәббәт һәм татулыкта яшәүче үрнәк гаиләләр аз түгел. Аларның күбесе зур хезмәт юлын лаеклы үткән, искиткеч балалар үстергән. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангыч биргән иң яхшыларны котлау изге традициягә әйләнәчәк.

    С.Гассар исемендәге мәдәният сарае артистлары Инна Килеева һәм Клара Галләмова башкаруында музыкаль номерлар тантанага бәйрәм төсмере өстәде.
    Көн геройларына тирән хөрмәт йөзеннән купшы чәчәк букетлары тапшырылды.

    Материалның тулы вариантын "Менделеевск яңалыклары" газетасыннан укыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: