Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яхшылар исәбендә

Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы 2019 елның иң яхшы 500 комбайнчысын ачыклады.

«Иң яхшы комбайнчы» республика бәйгесе июльдә игълан ителгән иде. Алдынгыларны ачыклау өчен министрлык тарафыннан даими мониторинг алып барылды. Урып-җыюда катнашучылар турында мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылып һәм җәйге кыр эшләре кампаниясе дәвамында яңартылып барды. Ярышларның объективлыгын билгеләү өчен техника, җтиештерүчәнлеге нигезендә, төркемнәргә бүленде.

Агымдагы елда бәйге комиссиясе иң күләмле суктыру һәм теземнәргә салу мәйданы буенча республика һәм районнар дәрәҗәләрендә 500 җиңүчене билгеләде. Урып-җыюда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум күләмендә премия белән билгеләнә. Алар арасында – «Камай-Агро» хуҗалыгыннан Риналь Әһлиев. Шулай ук бәйге нәтиҗәләре буенча 200 иң яхшы комбайнчы 35 мең сум премия ала, шул исәптән, «Смирнов» КФХнан Раиф Габдрахманов һәм Илшат Кәшбиев («Кама» колхозы»).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев