Якташлар, берләшегез!
691
0
0
Узганнар турында хатирә Яр Чаллыда яшәүче өч йөздән артык кешене "Энергетик" мәдәният йортына җыйды, анда Менделеевск районыннан чыккан якташлар очрашуы булды. Беренче мәртәбә мондый чара өч ел элек үткәрелде. Федия Гайсовна Каюмова оештыручыларның берсе булды, аннан соң ул бертавыштан рәис итеп сайланды. Менделеевск районының элеккеге башлыгы Рөстәм Гафаров башланган изге...
Узганнар турында хатирә Яр Чаллыда яшәүче өч йөздән артык кешене "Энергетик" мәдәният йортына җыйды, анда Менделеевск районыннан чыккан якташлар очрашуы булды.
Беренче мәртәбә мондый чара өч ел элек үткәрелде. Федия Гайсовна Каюмова оештыручыларның берсе булды, аннан соң ул бертавыштан рәис итеп сайланды. Менделеевск районының элеккеге башлыгы Рөстәм Гафаров башланган изге традиция турында болай дип искә ала:
- Федия Гайсовна белән без күптәннән таныш. Һәм берничә ел элек ул хакимияткә кергәч: "Барлык районнар да якташлыкка берләште инде, безнең район гына юк. Әйдәгез оештырабыз!" - дигән тәкъдим кертте.
Чараны атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Ул Менделеевск районы авылларын атады һәм шул торак пунктлардан чыккан кешеләргә аягүрә басарга тәкъдим итте. Бәзәкәлеләр - иң активы, алар залда иң күпсанлы булды!
Оештыручылар Яр Чаллы төзелешенә беренчеләрдән булып килгән менделеевлыларны эзләп тапкан. Аларның һәркайсы турында җылы сүзләр әйтелде, иганәчеләрдән бүләк тапшырылды.
Мисал өчен, турайлылар Рәмзия Гәрәевна һәм Раил Зиннурович Закировлар автошәһәргә 1975 елда киләләр. Икесе дә бер урында эшлиләр - хезмәт кенәгәләрендә бер язма, хатыны - токарь, ире эретеп ябыштыручы булып эшләгән.
Фоат Мөхәмәгалиев Күрәктән ул туган авылына еш кайта, Чаллы шәһәре яраткан һәм йөрәгенә якын урын, чөнки төзелешкә үзеннән өлеш керткән.
- Чаллы хәзер безнең өчен туган як кебек якын, кадерле, - диделәр.
Җыелган якташлар җырлады, биеде. Алар арасында Руслан Осипов, Валентина Сидорова, Розалия Исрафилова. Һәм менә сәхнәгә артистлар күтәрелде. Виктор Никифоров, Рәкига Хәмәтгалимова, Елена Дунаева, "Шаян" коллективын тамашачы алкышларга күмде.
- Танышлар, дусларны күрү, аларның очрашуга ихластан шатлануы күңелгә рәхәтлек бирә, - диде С.Гассар исемендәге мәдәният сарае артисты Раушан Гатауллин.
- Мондый очрашулар кирәк, алар безне берләштерә, ярдәмләшергә өйрәтә. Нәкъ мондый чараларда сыйныфташлар, дуслар очрый, - дип сөйли Федия Гайсовна. - Мин бу эшне бабам Каюм истәлегенә багышладым. Ул 30 елларда Ульяновск өлкәсеннән Тойма авылына күчеп килә, гади хезмәт кешесе була, йорт җиһазларын оста ясый. Урта хәлле була, әмма раскулачивать итүгә эләгә, милкен үз теләге белән тапшыра. Ачлык елларында кешеләргә ярдәм итә, әлегә кадәр тоймалылар аны гадел, изге күңелле кеше буларак искә алалар.
Бәзәкәдән Миннегуловлар гаиләсе хатирәләре белән бүлеште.
- Бүген мин киленем белән килдем, - диде Миннеәхмәт абый. - Миңа инде 80 яшь тула, гомеремнең яртысыннан күбесен хезмәткә багышладым. Мондый очрашулардан рухи көч алам, туган яктан килгән артистларны күрү куандыра.

.jpg)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.5600
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14000
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18500
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19500
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16000
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14100
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.16800
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.17900
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.14600
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.16600
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19500
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18500
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16000
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84